Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Алтын мөнбәр” фильмнарын сайлау комиссиясе расланды


“Алтын мөнбәр” V халыкара мөселман киносы фестиваленә тәкъдим ителгән фильмнарны сайлау комиссиясе расланды. Анда кино тәнкыйтьчесе, “Известия” газетасы һәм “Эхо Москвы” радиосы кинохәбәрчесе Вита Рамм, кино белгече Сергей Лаврентьев, “Русия” телевизион ширкәтендә “Мөселманнар” тапшыруы җитәкчесе Василий Антипов, Италиядән документаль кинолар белгече Ингрид Демец, Мисырдан кино режессеры Шәриф әл-Бандари, һинд журналисты һәм күп кенә фестивальләр оештыручысы Өммә Дагуна бар.

Сайлау төркемен Германиядән кино тәнкыйтьчесе, сәнгать белгече Шлегель Ханс-Йохим җитәклиячәк.

30 июньнән әлеге төркем халыкара фестивальдә күрсәтеләчәк фильмнарны сайлау эшенә керешә.

“Татар-информ” хәбәр итүенчә, оештыру комитеты барлыгы 49 илдән 390нан артык фильм килгән.
XS
SM
MD
LG