Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә Европа берлеге күзәтүчеләре юлында шартлау булган


Грузия эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, бүген иртән җирле вакыт белән сәгать 10.30 тирәсендә Грузиянең Цаленджихски районындагы Абхазия белән чиктәш Мужава авылы янында көчле шартлау булган.

Грузин хокук саклаучылары белдерүенчә, Европа берлеге күзәтүчеләре төбәктә тикшерү уздырганда алар артыннан барган ашыгыч ярдәм машинасы минада шартлаган.

Күзәтүчеләргә зыян килмәгән, табиб Гега Патиашвили һәм машина йөртүче Автандил Ахаладзе яраланган. Соңырак Ахаладзе хастаханәдә үлгән.

Русиянең Иминлек Шурасы резолюциясенә вето салу нәтиҗәсендә, БМОның күзәтүчеләре Абхазиядәге низаг урыннарыннан китә һәм Европа берлеге күзәтүчеләре үзләре генә кала. Белгечләр фикеренчә, бу чик буендагы хәлләрне кискенәйтә.
XS
SM
MD
LG