Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:16

Кризистан иң күп зыян күргән 13 төбәк исемлегенә Татарстан да кергән


Русия финанс министрлыгының бюджетара департамент җитәкчесе Лариса Ерошкина республиканың мондый исемлеккә керүен салымнар кеременең шакый кимүе белән аңлата.

Бизнес-онлайн язуынча, Татарстан бюджетының дефициты – 20 млрд. сумга якын, шуның 15ен республика федераль үзәктән сорый, ә тагын 5-ен банклардан алырга исәпли.

4 ай эчендә Татарстан казнасына узган ел белән чагыштырганда, 53% кына салым кергән. Шул нисбәттән республика парламенты май азагында яңа бюджет кабул итте.

Татарстаннан тыш, икътисади кризистан иң күп зыян күргән төбәкләр арасында Ханты-Манси, Красноярски, Пермь крае, Әстерхан, Белгород, Волгоград, Кемерово, Курски, Новгород, Оренбур, Самар һәм Чиләбе өлкәләре бар.

XS
SM
MD
LG