Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:52

Шимбә көнне Иран оппозициясе тарафдарлары һәм полиция арасында чыккан бәрелешләрдә 10нан артык кеше үлгән. Мәскәүдә дә оппозиция тарафдарларын яклап пикет узды.

Тәһран үзәгендә җыелган меңләгән оппозиция тарафдарларын куып тарату өчен полиция таяклар кулланды, газ һәм су сиптерде. Күзәтүчеләр анда дистәләгән кешенең үлүен, йөзләгәннәрнең яраланганын әйтә.

Ирандагы халыкара кеше хокукларын яклау оешмалары белдерүенчә, яраланып хастаханәләргә килгән кешеләрне дә полиция кулга алган.

Илнең дәүләт телевидениесе үлүчеләр саны 10га якын дип бара. Һәм урамга чыккан халыкны террор төркемнәре дип атый. Имеш алар ике ягулык салу станциясен, мәчетне яндырган һәм полиция постына һөҗүм ясаган.

12 июньдә узган Иран президентын сайлау нәтиҗәсендә, Мәхмүт Әхмәдинеҗадның җиңүе игълан ителгәннән соң, ризасызлык чараларында инде 7 кеше үлгән иде.

Әхмәдинеҗадның төп көндәше булган Мир Хөсәин Мусави сайлаудагы рәсми нәтиҗәне хәрәмләшү дип атап, аны көчтән чыгарып яңа сайлау үткәрергә таләп итә.

Әмма Иранның югары канун чыгару оешмасы – сайлау кәгазьләренең 10% ын гына кабат тикшерү турында карар кабул итте.

Бүген Мәскәүнең Иран илчелеге бинасы янында да Иран оппозициясенә теләктәшлек белдереп пикет узды. “Мы” һәм “Солидарность” яшьләр хәрәкәте оештырган акция “Диктатура бетерелсен” һәм “Иранга - ирек” дигән шигарьләр астында оештырылды.

Җыелучылар Тәһранда протест чараларында үлүчеләрне искә алып шәмнәр яндырды.

Дөнья илләре исә Иранда килеп туган хәлгә борчылу белдерә.

Әхмәдинеҗад Кушма Штатлар һәм Бөекбританиягә илнең эчке эшләренә тыкшынмаска куша.

Билгеле булганча, элегрәк АКШ президенты Барак Обама протест чараларына чыккан халыкка каршы көч кулланмаска чакырган иде.

XS
SM
MD
LG