Accessibility links

Кайнар хәбәр

22 июнь – сугыш башланган көн


Тарих китаплары фашизмны гаепләүләр белән тулган. Гитлерның СССРга каршы сугыш ачуында Совет иленең дә гаебе булуын искә алучылар очрый.

Бихисап фаҗигалар китергән, 27 миллион ватандашны суырып алган бу сугыш, әлбәттә, илебез тарихының иң кырыс заманасыдыр.

Тик менә СССРның да бу көнгә кадәр үк тыныч яши алмаганын, Гитлерның СССРга каршы сугыш ачуында үзебезнең илнең дә гаебе булуын искә алучылар бик сирәк очрый. Кызганыч, тарих китаплары да бары тик фашизмны, Гитлерны гына гаепләүләр белән безнең башларны тутырган. Ә бит чынлакта, “атта да бар, тәртәдә дә”. Бу җәһәттән, шул еллар тарихына күз салып алу да урынлы булыр кебек.
1939 ел. Гитлер белән “Пакт о ненападении” – үзара бер-береңә һөҗүм итмәү турындагы килешү СССРга ярыйсы гына мөмкинлекләр тудыра. Тик кенә яшәргә иде дә бит…

1939 елның 1 сентябрендә Гитлер Польшага һөҗүм итә. 3 сентябрьдә моңа җавап итеп, Англия һәм Франция Германиягә каршы сугыш игълан итә.

СССР исә, “Молотов-Риббентроп пакты” нигезендә, Польшаның байтак җирләрен “үзләштерә” һәм, бу җирләрне “Көнбатыш Белоруссия һәм Көнбатыш Украина” дип атап, поляк җирләрен поляклардан “азат итә”. Гитлер мәгърибтән, Сталин – мәшрикъ ягыннан Польшаны тезләндерәләр. Чынлыкта исә, бу вакыйганы Польшаның 4-нче бүленүе дип тә санарга буладыр.

Читкә китебрәк, бер хатирә белән бүлешү дә урынлы булыр кебек. Машинада ике гаилә Мәскәү-Питер-Вильнюс-Рига-Минск-Мәскәү маршруты белән сәяхәт кылган идек. Гродно өлкәсендә елга буенда ялга туктадык. Бер җирле көтүче белән сөйләштек. Тик сөйләме икенчерәк. Белорусларга “бери трапку, навади парадок” дип сөйләү хас. Ә бу агай саф урысча сөйли. Моның сәбәбен ул үзенең белорус түгел – поляк булуы белән аңлатты. “Бу бит поляк җирләре, аны Сталин “Көнбатыш Белоруссия” дип атарга кушкан. Ә без исә поляк телевидениесен карыйбыз, үзебезчә радио тыңлыйбыз”, ди ул.

Шул ук сәяхәттән икенче хатирә. Киң мәгълүм Хатынь авылы фаҗигасенә кагылышлы хатирә. Ул вакыттагы экскурсовод әйтүенчә, биредә сугышта җиңелгән Польша армиясе офицерлары җәзалап үтерелгән һәм яндырылган. Хәзерге Мәскәү телевидениесе раславынча исә, Көнбатыш Украинаның бендеровчылары җирле Хатынь авылы халкын яндырган икән. Мондый метаморфозалар Русия киңлекләрендә хакыйкать дигән нәрсәнең 3 тиен дә тормавына тагын бер артык мисалдай гына кабул ителә. Хәер, Сүз җебенә кайтыйк әле.

1939 елның 15 сентябрендә СССР Монголиядә - Халхин-Голда барган Япония белән сугышын туктата. 17 сентябрьдә Польша хөкүмәте Румыниягә китә. 28сентябрьдә СССР Эстония белән “килешү төзи”. Бу термин совет тарихи китапларыннан. Чынлыкта исә гап-гади оккупация була. Шундый ук “үзара ярдәм” турындагы килешүләр - Латвия белән 5 октябрьдә, Литва белән 10 октябрьдә “кабул ителәләр”. 2 октябрьдә полякларның каршы тора алуы чикләнә. Партизан сугышы гына кала.

2 ноябрьдә СССРның Югары шурасы Көнбатыш Украина белән Көнбатыш Белоруссияне СССР составына кабул итә. Русия тарихы формулировкасы нигезендә, “воссоединение”.

1939-40 елларда кечкенә Финляндия белән сугыш оештырыла. Бу вакыйга Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күке” әсәрендә дә тасвирлана. Элек Русия империясенә кергән Финляндия 1918 елда ирек яулый. Бөек Ленин бу гамәлен мәҗбүри дип атап, РКП(б) съездында “Мин кичә җирәнеп булса да, Свинвухудның кулын кыстым” дигән. Димәк, бөек Ленинның бөек варисы Сталин бу “гаделсезлеккә” чик куя. Сугышның башлануы “сәбәбе” дә гыйбрәтле: үз чик саклаучыларын утка тотып, финнәрне гаепләү. 1940 елның 12 мартында туктаган бу сугыш нәтиҗәсендә Карелларның автономиясе Карело-фин союдаш республикага әйләнә.

1940 елда Румыниядән Бессарабия белән Төньяк Буковинаны тартып алып, алардан союздаш Молдавия оештырыла.
Гитлерның 1940 елның 9 апрелендә Норвегияне дә басып алуы Сталинга да кечкенә булса да өлеш чыгара.

Бу җәһәттән бер сорау да урынлы булыр кебек. Әгәр дә СССР “Пакт о ненападении”нигезендә тыныч кына яшәсә, Көнчыгыш Европаны бүлүдә артык комсызлык күрсәтмәгән булса, бәлки, бу кабәхать сугыш безне урап та узган булыр иде?

Шәхси әңгәмәләрдә шундыйрак мәгънәле фикерләр еш ишетелгәнгә, укучыларыбызга да аларны тәкъдим итү урынлы булыр кебек.
XS
SM
MD
LG