Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия халкы “тарихны дөрес итеп тасвирлау” яклы


Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән фикер белешү нәтиҗәләренә караганда, сораштыруда катнашкан кешеләрнең күпчелеге (57%) Русиядә “тарихны бозып күрсәтүгә каршы” комиссия төзелгәнен белә һәм президент Дмитрий Медведевның бу адымын хуплый (78%). Сораштыруда катнашкан халыкның 10% гына бу комиссиянең эшчәнлеге сәяси каршылыкларга, кеше хокукларының бозылуына китерәчәк һәм тарихчылар эшенә комачаулык итәчәк, дип саный.

Тарихта “дөрес итеп тасвирлауга мохтаҗ” вакыйгалар арасында иң еш аталганы - икенче дөнья сугышы (34%).

Халыкның 12% бер тарихи вакыйга да “дөрес итеп тасвирлауга мохтаҗ” түгел, дип җавап биргән.

Сораштыруда Русиянең 42 төбәгеннән 1600 кеше катнашкан.
XS
SM
MD
LG