Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балалар бакчалары җитмәүгә каршы урам җыены узды


Дүшәмбе көнне Русиянең берничә шәһәрендә балалар бакчаларында урын җитмәүгә ризасызлык белдереп урам җыеннары узды.

Новосибирскидагы ата-аналар оештырган беренче чарага Красноярски һәм Томски халкы кушылды. Шундый ук чара Самарда әзерләнә.

Новосибирски халкы рәсмиләргә 3 ел эчендә бакча кризисын чишү юллырын бергә табарга тәкъдим итә.

“Шәһәрдә 14 мең балага бакчада урын кирәк. Чиратларның гадел һәм ачык булуын таләп итәбез”, диде Новосибирски да урам җыенын оештыручыларның берсе Татьяна Немцева.

Урам җыенында катнашучылар шулай ук тәрбиячеләр һәм бала караучыларга хезмәт хакларын арттыруны таләп итә.
XS
SM
MD
LG