Accessibility links

Яраланган Ингушетия президентын Мәскәүгә җибәрәләр


Үзенә һөҗүм вакытында яраланган Ингушетия президенты Юныс-Бәк Евкуров дәваланырга Мәскәүгә җибәрелә, дип хәбәр ителә.

Евкуровның хәле авыр, әмма тотрыклы. Президентка операция ясалган.

Президент машинасына булган интихар һөҗүмендә ике кеше һәлак булды. Евкуров, аның туганы һәм тагын бер кеше яраланды.

Русия президенты Дмитрий Медведев Ингушетия премьер-министры Рәшид Гасановка руспубликада иминлек чараларын ныгытырга күрсәтмә бирде.

Ингушетиянең Назрань районында террорга каршы чара игълан ителде.
XS
SM
MD
LG