Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:46

АКШ һәм Русия корал киметү турында сөйләшәчәк


Бу атнада Женевада АКШ һәм Русия арасында коралны киметү турында 2 көнлек сөйләшүләр үтәчәк. Көнтәртибендә мөддәте чыккан Стратегик корал киметү килешүе урынына яңасын кабул итү.

Русия, АКШ көнчыгыш Европада саклану җиһазларын куюдан баш тартса, үз коралын нык киметәчәгенә ышандыра.

1991 елда кабул ителгән Стратегик корал киметү килешүенең вакыты 5 декабрь бетә. Бу келешү нигезендә АКШ һәм Русия шактый гына атом коралын кыскартуга иреште.

Ике як та АКШ президенты Барак Обаманың июль аенда Мәскәүгә сәфәренә кадәр яңа килешү турында сөйләшүләрдә алга китеш булыр, дип өметләнә.

XS
SM
MD
LG