Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетиядә президентка һөҗүм тикшерелә


Ингушетиядә президент Юныс-Бәк Евкуровка кичә булган һөҗүмне тикшерү дәвам итә.

Шартлау урыныннан интихарчы мәете табылды. Тикшерүчеләр интихарчының яшүсмер яки хатын-кыз булуы да ихтимал, дип фаразлый.

Шартлаткыч куелган машина номерлары Мәскәүдә яшәүче кешедән урланган булуы ачыкланган.

Президентка һөҗүм дүшәмбе иртән Назраньдә булды. Хәзер Евкуров Мәскәүнең Вишневский исемендәге хирургия институтында. Президент аңсыз, аның баш мие, күкрәк сөяге һәм бавырына зыян тигән.
XS
SM
MD
LG