Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә пәрәнҗәне тыю юллары тикшерелә


Франция парламенты җәмәгатьчелек урыннарында пәрәнҗә киюне тыю юлларын тикшерер өчен махсус комиссия төзеде.

Кичә президент Николя Саркози парламентта ясаган чыгышында, мөслимәләрнең Франциядә пәрәнҗә киюенә каршы чыкты. Аның сүзләренә караганда, баштан аякка кадәр каплаган бу кием хатын-кызны социаль тормыштан читләштерә һәм шәхсиятен чикли.

Франциядә Көнбатыш Европада иң күп мөселман яши, аларның саны 5 миллионлап, дип исәпләнә.
XS
SM
MD
LG