Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:32

Татарстан матбугатында “Казаноргсинтез”ның банкротлык хәлендә булуы турында хәбәр таралды. Республика җитәкчелеге исә, бу ширкәт өчен 29 миллиард сумлык бурыч берни түгел ди.

Республиканың “алтын йомырка салучы тавыгы” булып саналган, иң затлы, абруйлы, бай “Казаноргсинтез”ның эшләре мөшкел булуы күпләрне борчуга салды. Шул ук вакытта финанс аналитиклар бу ширкәт берничек тә банкрот була алмый, ди. Чөнки ул республикада зур административ көчкә ия булган “ТАИФ” ширкәтләр төркеменә кергән. Һәм Татарстан җитәкчелеге аны бөтен көчен куеп саклап калырга тырышачак.

2008 елны “Казаноргсинтез” 3 миллиард сумга якын чиста югалту белән тәмамлаган. Әмма ширкәтнең төп проблемасы – 29 миллиард сум бурычлы булуы, ди белгечләр.

Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, “ТАИФ” башлыгы Альберт Шиһәбетдинов, “Казаноргсинтез” җитәкчесе Леонид Алехин хәлнең күңелсез булуын аңлый. Әмма бу проблемалар гына ширкәт эшчәнлегенә әллә ни күп зыян сала алмый, ди алар.

Миңнеханов сүзләренчә, соңгы 5 ел эчендә “Казаноргсинтез” гаять зур эш башкарган: яңа корылмалар төзегән, техник мөмкинлекләрен арттырган. Кызганыч бу гамәлләр кризис вакытына туры килү сәбәпле ширкәт кайбер авырлыклар кичерә, ди премьер. Аның әйтүенә караганда, “Казаноргсинтез”кебек эре ширкәт өчен 1 миллиард доллар бурыч берни түгел. Әмма банкларның күбесе ширкәткә бу акчаларны бирәселәре килми. Без рубльне тотрыклы валюта дип аңа таяндык. Әмма валюталар арасында аерма зур була башлагач, ширкәт 3 миллиард сум чиста керемен югалтты. Бүген исә без банкларга “Казаноргсинтез” үз бурычларын кайтара алырга саләтле ширкәт икәнлеген аңлатырга тырышабыз”, ди Миңнеханов.

Алай да ширкәтнең 29 миллиард сумлык бурычы кайдан килеп чыккан соң?

Казанның “Брокеркредитсервис” инвестицияләр ширкәте белгече Александр Афинагентов бу сорауга үз уйлануларын тәкъдим итте.

“Ширкәт еврооблигацияләр чыгарды. Соңгы берничә елда бу акчалар ширкәт корылмаларын яңартуга тотылды. Димәк, бурычка алып торган акчаларны ширкәт җитәкчелеге сәнәгать җиһазларын яхшырту максатыннан кулланган. Икътисад белгечләре бу инвестиция проектын бик уңышлы дип саный. Эшләр җайга салынгач кына икътисадта авыр заманалар башлана. Шул сәбәпле, “Казаноргсинтез” эчендә яңа ачылган ширкәтләр җитештергән товар сатып алынмый. Җитәкчелек башта үз бурычын яңа көчләр җитештергән товарны сатып капларга тырышса да, әлегә бу мөмкин түгел, көткән нәтиҗәләр күренми. Кризис булмыйча, җитештерелгән товар тиешле күләмдә сатылып барса исә, бәлки бу бурычлар булмас иде дә”, ди Афинагентов.

Хәзер исә, бурычларны каплауда “Казаноргсинтез” җитәкчелеге банкларга гына өмет тота. Татарстанлылар федераль әһәмияткә ия булган бу ширкәткә, үзәктән дә ярдәм килүенә ышана. Республика президенты Миңтимер Шәймиевнең күптән түгел Саклык банкының Идел-Нократ банкы җитәкчесе Ирина Кудрявцева белән очрашуы да шул максаттан булган, ди белгечләр.

“Казаноргсинтез”га тагын кайсы банклар кредит бирәчәкләре турындагы мәгълүматны җитәкчелек киң җәмәгатьчелеккә җиткермәгән. “Брокеркредитсервис” ширкәте белгече Александр Афинагентов, банклардан кредит алу бу проблемадан бердән-бер дөрес чыгу юлы, ди.

“Икътисадка ничек кенә авыр булмасын бу хәл мәңгегә сузыла алмый. “Казаноргсинтез” кебек ширкәтләр илдә бер генә. Мәсәлән, Европаны алыйк. Анда кем химзавод төзергә рөхсәт бирсен? Мондый хәл булмаячак. “Казаноргсинтез”ның товарларына мохтаҗлык һәрвакыт булачак. Әлегә сатып алу түбән дәрәҗәдә, әмма бу бит киләчәктә бөтенебез дә полиэтиленнан баш тартабыз, дигән сүз түгел. Бу бары тик вакытлы авырлыклар”, ди Афинагентов.

Шул ук ширкәт аналитигы Михаил Сайно исә, кредит алу зур гына үзгәрешләргә китерергә мөмкин, ди. Аның фикеренчә, банклар алдан кредитны каплауны сораса, ширкәт бурыч хисабына үз акцияләрен тәкъдим итәргә тиеш була. “Димәк, якын арада ширкәтнең кайбер хуҗалары да алмашынырга мөмкин”, ди ул.

“Казаноргсинтез” ширкәтендә хәлләр кайчан җайга салыначагы турында финанс аналитигы Александр Афинагентов болай фаразлый.

“Икътисадтагы хәлләр акция базарында һәрвакыт алданрак сизелә. Мәсәлән, былтыр май аенда кризис дигән сүз дә юк иде, әмма акция базары аска тәгәри башлады. Хәзер исә, без аның әкрен булса да өскә үрмәләвен күрәбез. Аңа җитәкчелекнең кризиска каршы эшләнгән чаралары тәэсир итә. Димәк, алдагы ярты еллыкта икътисади хәлләрнең тагын да начараювын фаразлап булмый. Минемчә, икътисад бераз үсәр”, ди “Брокеркредитсервис” аналитигы Александр Афинагентов.

Белгечләр икътисадның үсүен фаразласа да, кызганыч әлегә бу сизелми. Татарстанның күп кенә ширкәтләре уңышлы эшләргә омтылса да, әлегә авырлыклар кичерә. “Радиоприбор” ширкәте шушы көннәрдә эш атнасын ике көнлек итеп калдырды, “КамАЗ” янә үзенең төп конвеерын туктатты, КМПО ширкәте исә, 5500 хезмәткәрен вакытсыз ялга җибәрде. Моннан тыш Русия финанс министрлыгы төзегән исемлектә Татарстанның 13 иң проблемалы төбәкләр рәтендә булуы да, белгечләрне республика икътисады турында нык уйланырга мәҗбүр итә.

XS
SM
MD
LG