Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Сабан туе ничек үтте?


Казан халкы бәйрәмгә агыла
Казан халкы бәйрәмгә агыла

Узган шимбәдә Казанның өч мәхәлләсендә Сабантуйлары үтте. Аларның һәркайсында 100 меңнән артык кеше катнашты.

Кунаклар арасында чит ил һәм Русия төбәкләренең рәсми вәкилләре, атаклы сәнгать һәм спорт йолдызлары булды.

Быел рәсми исемлекләрдә теркәлгән Сабантуйларының саны170-кә җитте. Бу - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Татарстан мәдәният министрлыгы күпмедер дәрәҗәдә катнаша торган бәйрәмнәрнең исемлеге. Алар арасында кайбер чит ил татарлары паркларда Cабантуй рәвешендә үтә торган пикниклар һәм Башкортстанда үткәрелә торган Сабантуйлары исәпкә алынмаган. Күрәсең, Башкортстан хакимиятләре Казаннан кунак чакырып, күршеләрдән ярдәм көтеп мәшәкатьләнми. Башкортстандагы Сабантуйлар - аерым мәсьәлә, аларның ни дәрәҗәдә үтүен күргән-ишеткән юк. Сүз – Казанда үткән бәйрәм турында.

Һәр район, шәһәр үзенең Сабан туен кабатланмас, гаҗәпләндерерлек итеп үткәрергә тырыша. Сәнгать программасының байлыгы, спорт төрләренең күплеге, ярышучыларның осталыгы, хәтта спортчыларның, хөкемдарларның киемнәре, кунакларны сыйлау, төрле искитәрлек аттракционнар. Сабантуйларын бертөрле булмавын тәэмин итә. Чөнки көчләр дә, матди һәм мәдәни мөмкинлекләр дә тигез түгел.

Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт Сабантуйлары үткәргәндә оештыручылар нинди генә чаралар уйлап тапмый. Ниндидер Бразилия карнаваллары читтә торсын! Хәзер инде кайбер авыл Сабантуйлары да карнавалдан калышмый. Тыйнак кына Балык Бистәсе районының Сабан туенда көрәштә җиңгән батырга автомашина тапшырылмады, төрле авырлыкта беренче өч урынны алучыларга акча бирелде. Шулай да Балык Бистәсе Сабан туе күгендә очкычлар әйләнеп йөрде һәм бертуктаусыз Татарстан әләме тоткан парашютчылар күктән “яуды”.

Шулай булгач, Татарстан башкаласында ничек үткәнен күз алдына китерүе җиңел түгел. Аны тасвирлау да кыен. Чөнки бер миллион кешеле шәһәрдә, татар халкының башкаласында үтүче Сабантуйны бер күз карашы белән генә яулап булмый. Хәзергә кыскача гына мәгълүматлар әйтик.


Гадәттә Казанда берьюлы 7 урында Сабантуй үткәрелсә, быел 3 кенә урында узды. Пенсионарлар, балалар өчен үткәрелә тоган Сабантуйлар быел кыскартылды. Аның каравы, иң мәртәбәле һәм берәгәйле 3 Сабан туе – Ак кош күлендә, Идел буе һәм Совет районының каен урманнарнда бик шәпләп үткәрелде.

Һәркайсында мул сәүдә урыннары, күз явын алырлык сәхнә программасы, атаклы артистлар катнашкан тамашалар булды.
Татар газетлары Салават Фәтхетдинов һәм Илһам Шакиров исемнәрен генә искә алса да, табигать кочагында чын милли сәнгать тамашалары кунакларны да, казанлыларны да сокландырырлык иде. Иң зур төп Сабан туе Ак кош күле ярларында булды. Бирегә Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан башлыгы Илсур Метшин, Русиянең Ислам конференциясе илләрендәге даими вәкиле Камил Исхаков та килде. Парламент җитәкчесе Миңтимер Шәймиевнең тәбрик сүзләрен ишеттерде. Универсиада, якын киләчәктәге тормыш турында әйтте.

Төрле милли уеннарда чит ил кунаклары да катнашты. Мәсәлән, Күвәйттән килгән кунак хатын-кызлар таяк тартышу һәм чүлмәк ватуда катнашты. Сабан туеның абсолют батыр исемен һәм Жигули машинасын Әлмәт спортчысы Ильяс Галимов яулады. Бала-чагалар төрле әкият каһарманнары арасында уйнады.

Ат чабыштыру Казан ипподромында узды. Бирегә Миңтимер Шәймиев белән бергә Төркмәнстан җитәкчесе урынбасары Майса Язмөхәммәтова, ислам илләре башкалалары оешмасының генераль сәркатибе Габдулла Кади, Франциянең Русиядәге илчесе Жан де Глистиани ат чабашларын карадылар.

1600 метр озынлыктагы чабышта Моабит исемле өч яшьлек соры айгыр беренче килеп, үзенең хуҗаларына 100 мең сум акча яулады. 2400 метр дистанциядә Абукир кушаматлы атның беренче килгәнен әйтсәк, әллә ни күңелегез күтәрелмәс. Чөнки бу атларның чын хуҗалары кем булуы, атларның җиңүенә сөенеп, үрле-кырлы сикерүче кардәшләребезнең исемнәре, чырайлары киң җәмәгатьчелеккә игълан ителми. Күрәсең, атлар үзләре генә җайдакларын аркаларына утыртып, ярышка чыкканнардыр.


Шулай итеп, өч Сабан туеның ничек гөрләгәнен хәтта телевидение репортажлары да күрсәтеп бетерә алмады. Һава шартлары аяз булды. Бәйрәм көнне эчеп, сугышып йөрүчеләр күренмәде. Чөнки бу Сабантуйларында спиртлы эчемлекләр сатылмады һәм күрәләтә эчеп утырырга рөхсәт ителмәде.

Бу көнне бернинди дә җинаять эшләү һәм гадәттән тыш маҗаралар күзәтелмәде. Сабантуйларында 1200 милиция хезмәткәре тәртип саклады. Җәмгысы бу көнне Каанда 3300 милиция хезмәткәре үз эшен башкарды. Әйтергә кирәк, эчке эшләр министрлыгы үз хезмәткәрләре өчен Коры елга янындагы матур аланда аерым Сабан туен башка вакытта үткәрә. Укытучылар, табиблар, театр эшчеләре үткәрә торган Сабан туйлары кебек үк, погонлылар Сабан туе күңелле үтә.

Казан Сабан туеның тамашалары һәр ел саен матбугатта, телевидение, радиода шактый тыйнак итеп яктыртыла. Чөнки журналистларның да җаны бар, алар да бу көнне бәйрәм итә. Ә Сабан туе турында төптәнрәк уйлап, анализларга теләсәгез, узган якшәмбе көннне “Азатлык” радиосының түгәрәк өстәл сөйләшүендә укый аласыз.
XS
SM
MD
LG