Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:10

Әстерхан бала тудыру йортларында икона куела


Әстерханның бала тудыру йортлары һәм хатын-кызлар консультацияләренең барысына да Изге ана иконалары таратылачак. Өлкәнең сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, иконаларны тапшыру йоласы 29 июнь көнне 2 санлы бала тудыру йортында үтәчәк. Иконалар табипларга Изге Елизавета хәйрия җәмгыятенең бала тудыру һәм тәрбия программасы кысаларында тапшырыла.

Православ чиркәвенең “бала тудыру һәм тәрбиягә ярдәм итү” программасы Русиянең 47 шәһәрендә 2006 елдан бирле эшләп килә.

Быел Казан Изге ана иконасының 430 еллыгы билгеләнә.

XS
SM
MD
LG