Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бурятия тимерюлчылары ачлык тота


Бурятия тимер юлының Северомуйски өлеше хезмәткәрләре “Русия тимер юллары” ширкәтенең эш хакларын киметүе һәм эшчеләрнең санын кыскартуына ризасызлык йөзеннән ачлык чарасын башлады. Аларның хезмәт хакы 20% кыскартылган, 31 кеше эштән алынган.

Ширкәтнең 60лап хезмәткәре урманда тимер юл буенда чатыр куеп эш ташлап ачлык игълан итте. Бу кешеләр тимер юлының җир астыннан үткән 14 чакрымлык мөһим бер өлешендә эшли.

Ачлык чарасында катнашучылар поездлар йөрешен туктатырга җыенмауларын белдерде.
XS
SM
MD
LG