Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кавказга кем хуҗа?


Һөҗүм ясалган Ингуш президенты Юнысбәк Евкуровның хәле авыр булып кала. Чечня президенты Рамзан Кадыйров Русиядә генә түгел, башка илләрдә дә тәртип урнаштырмакчы.

Евкуровка һөҗүмнән соң, Рамзан Кадыйров «Вести»га биргән әңгәмәдә гысьянчыларны Төньяк Кавказдагы тотрыклылыкны бозарга теләүдә гаепләде һәм Русияне көчсезләндерү өчен бу адымны Көнбатыш финанслый дип белдерде.

Соңгы вакытта Чечня президентының төбәктә төрле кануни һәм кансуз юллар белән тотрыклылык урнаштыруы, аның Русия җитәкчелеге арасында абруен арттырды. Хәтта ки Евкуровка һөҗүм оештырылгач та, Русия президенты Дмитрий Медведев нәкъ Кадыйровны чакырып, террорчылыкка каршы көрәшне аңа көчәйтергә кушты.

Шулай итеп, Русия күләмендә Кадыйров Төньяк Кавказда террорчыларга каршы көрәшүче төп каһарман буларак кабул ителә. Чечня президенты телевизион каналга да югарыдан рөхсәт бирелсә, Русиядә генә түгел, башка илләрдә дә тәртип урнаштырачагын әйтте.

Соңгы вакытта Евкуров та Кадыйров белән бергәләшеп террорчылыкка каршы көрәш башлаган иде. Кайбер белгечләр әлеге һөҗүм дә нәкъ шуның белән бәйле булырга мөмкинлеген фаразланды.

Массакүләм мәгълүмат чаралары исә абыйларының үлеменә үч итеп Евкуровны Пятимат Муталиева шартлаткан дип язып чыкты.

Муталиеваның бер абыйсы Хәсән 2009 елның 12 февралендә махсус хәрби чаралар вакытында, милициягә каршылык күрсәткәндә үтерелгән. Икенче абыйсы 2007нче елны үлгән.

Ләкин Ингушетия. орг язуынча, Пятимат Муталиева сау-сәламәт килеш өендә утыра.

Ингуш журналисты Тимур Измайлов бу һөҗүмнән соң кабат кешеләрне эзәрлекләү башланырга мөмкинлегенә борчыла.

«Мин монда яшәүче кешеләр өчен куркам. Чөнки хәрбиләр һөҗүмдә шикләнеп бернинди гаебе булмаган кешеләрне алып китә башлаячак, «чистартулар», комендант сәгатьләре үткәреләчәк», ди ул.

Чыннан да моннан 5 ел элек Назраньдәге хәлләрдә соң, шактый кешеләр кулга алынды. Дистәдән артыгының эше хәзер мәхкәмәдә карала.

Ул чакта Ингушетия белән Морат Зәзиков җитәкчелек иткән иде. Республикада эшсезлек, коррупция, кеше үтерүләр нәкъ ул идәрә иткәндә барлыкка килде. Президент итеп Евкуров куелганнан соң, ул коррупциягә каршы көрәш башлады.

Шуңа кайберәүләр Евкуровка һөҗүмне Зәзиковның төбәктә калган дуслары оештырырга ихтиммалыгын әйтә. ЛДПР фиркасе рәисе Владимир Жириновский да бу иске команданың уч алуы дип белдерде.

Ингушетиядәге оппозиционер Мөхәммәт Хазбиев дә һөҗүмне кем оештырганлыгын Зәзиков бик яхшы белә дип саный.

"Ул мондагы хәлләрнең барысын да белеп тора", диде ул.
XS
SM
MD
LG