Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милицияне ничек үзгәртергә?


Русиядә милициягә ихтирам элек тә зурдан түгел иде. Апрель аенда майор Евсюков кибеттә ут ачып, өч кешене атып үтергәннән соң, ышаныч бөтенләй калмады.

Апрель аенда 32 яшьлек милиция майоры Денис Евсюков хатыны белән орышканнан соң, Мәскәүнең Царицыно бистәсе кибетендә ут ачып өч кешене атып үтерде, тагын алтысы җәрәхәтләр алды.

Бар илне шаккаттырган бу хәлне Мәскәү милициясе башлыгы Владимир Пронин, “Ул яхшы хезмәткәр иде, үсеп бара иде, күрәсең, рухи кичерешләре тирән булган”, - дип аңлатырга тырышты.

Денис Евсюков
Русиялеләрнең күбесе моны аңламады. Соңрак тикшерүчеләр Евсюковның Чечнядан канунсыз кайтарылган коралдан атканын, үзенең Царицыно бистәсендә ачылган җинаять эшләрен арттырып күрсәтүен, җинаятькә күз йому хакына кешеләрдән акча каеруын ачыклады.

Иң аянычы, Евсюков милициядә бердәнбер андый хезмәткәр түгел. Тәртип саклаучылар катнашында җинаятьләр Русиядә даими күренеш.

Шушы атналарда гына Мәскәүдә бер милиция хезмәткәре авырлы хатынны таптатты. Икенчесе наркотиктан агуланып үлде. Өченчесе хатынын балта белән чабып үтерде. Бер төркем милиция хезмәткәре Внуково һава аланында юлчылардан 30 миллион рубль акча талаган.

Хокук яклаучылар Русиядә ел саен һәр 25нче кеше милиция тарафыннан эзәрлекләнә дигән саннар китерә.

Милиция золымыннан зыян күрүчеләргә ярдәм итү максатында 2004 елда Җәмәгать Хөкеме исемле хөкүмәттән бәйсез оешма төзелгән иде. Оешманың мөдире Наталья Таубина сүзләренчә, бу биш ел эчендә вазгыять тагы да начарайган:

“Бу начараюны Царицыно кибетендә булган хәл дә ачык күрсәтә. 5 ел элек моны күз алдына китерү авыр иде. Хәзер исерек милициянең машинада кеше өстенә менүе даими күренешкә әйләнеп бара.”

Түбән эш хаклары, искергән җиһазлар, аена фәлән кешене кулга алырга таләп иткән элекке систем, әзерлеге һәм әхлагы түбән булган хезмәткәрләр. Белгечләр фикеренчә, бу хәлне үзгәртү өчен милициядә тирән реформа кирәк.

“Милициянең эш хакларын 3-4 тапкыр арттырырга, социаль ярдәм бирергә, сафларны тазартырга һәм төрле яклы контроль оештырырга кирәк”, ди Думаның иминлек комитеты башлыгы Геннадий Гудков.

Милициядә реформа үткәрүгә ул инде күптән чакыра. Әмма әлегә бу хөкүмәтнең көн тәртибендә түгел, ди бәйсез сәясәтче Владимир Рыжков:

“Милиция режимны саклаучы эзәрлекләү чарасы булып тора. Ул Ризасызлар маршын куып тарата, оппозицияне кулга ала, аларга җинаять эшләре ача, ягъни милиция режимның коралы булып тора, шуңа күрә дә аны үзгәртү мәсьәләсе куелмый, хакимият андагы коррупциягә күз йома.”

Левада үзәге үткәргән фикер белешүгә караганда, Русиядә халыкның нибары 9% милициягә ышаныч белдергән. Бу тикшерү Денис Евсюковның 3 кешене атып үтергәненә кадәр үткәрелгән.
XS
SM
MD
LG