Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:01

Башкортстан дәүләт университетының татар бүлеге борчылу белдерә


Башкортстан дәүләт университетының татар бүлеге студентлары уку йорты каршында пикет уздырырга мөмкин. Татарлар.ру язуынча, алар университетта татар теле бүлеген саклап калуны таләп итә.

Уку йорты ректораты татар-урыс төркеменең читтән торып уку бүлеген ябу һәм көндезге бүлектә укучы студентларны 36%ка кыскарту турында белдергән. Шулай ук бакалавр һәм магистратура ачуга каршы чыккан.

Башкортстан дәүләт университетынң татар филолгиясе кафедрасы шул нисбәттән мөрәҗәгать кабул итте. Анда кичекмәстән Башкортстан дәүләт университеты филология факультетына караган татар-урыс бүлегенең читтән торып уку төркемен яңадан эшләтеп җибәрү сорала.

Моннан тыш, татар-урыс бүлегендә бакалавриат һәм магистратураны ачу мәсьәләсен уңай хәл итү, “Русия халыклары телләре һәм әдәбияты” белгечлеге нигезендә, студентларны кыскартмау таләп ителә.

XS
SM
MD
LG