Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:48

Сембердэ чыгучы “Симбирский курьер” газеты "Русиянең абруе түбән тәгәрәде" дигән мәкаләдә укучыларының фикерләрен бастырды.

“Русия Грузиягә кагылышлы пиар кампаниясен тулаем оттырды. Украина белән газ аркасында чыккан капма-каршылык - Евросоюз белән мөнәсәбәтләрне кискенләштерде. Көнья Осетия белән Абхазиянең бәйсезлеген тануга тиздән бер ел тулачак, ә аларны, Никарагуадан башка илләрнең берсе дә танымады. Аның өстәвенә Беларусь белән капма-каршылык килеп чыкты. Президент администрациясендә илнең имиджын формалаштыру буенча махсус комиссия төзелде, дип яза “Симбирский курьер” газеты.

Газет үз укучыларына сораулар белән мөрәҗәгать итә. Сезнеңчә, чит илләр Русиягә карата нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш? Аны үзгәртү кирәк булса, кайсы якка? Әгәр бар нәрсәне дә шул көе калдырсаң, үзеңнең хаклылыгыңа күршеләрне ничек ышандырырга була? дигән сорауларга укучылар болай дип җавап бирә:

Вадим Павлович. Кемгәдер нәрсә дә булса исбат итеп маташканчы, ил эчендә кешечә яшәү шартлары тудыру кирәк.

Александр. Халыкара вакыйгаларга бәя биргәндә, без янә үзебезне, Совет чорындагы кебек үк, бөтен дөньяга каршы куябыз. Шунлыктан, илнең абруе түбән һәм безгә карата тискәре мөнәсәбәт. Изоляциядә калмас өчен, үз гамәлләребездә иҗтимагый фикерне искә алырга кирәк. Шул исәптән, чит илләр фикерен дә.

Виктор Васильевич. Пиар кампаниядә отыш өчен, иң башта үз илеңне ярату кирәк. Ә безнең мәгълүмат кырында да, хакимияттә дә мәгъриб тарафдарлары юнәлеш бирә. Мәгърибкә карамыйча, үзебезнең сәясәтне каты кул белән тормышка ашыру кирәк.

Александр Юрьевич. Славян халыкларын берләштерү кирәк. Хрущев үз ботинкасы белән ООН трибунасын бәргәләгәндә безне ихтирам итәләр иде. Ә хәзер без ыштаннарыбызны мәгъриб салдырганны тыныч кына карап ятабыз.

Алексей. Русиянең нәрсә икәнен күрәсең килсә, интернетта “Русия дөньяда нинди урын били?” – дигән сүзләрне эзләргә кирәк. Һәм күрербез: тере кешеләрне товарга әйләндергән сәүдә, авиакатастрофа, аборт, аракы сату, халык саны кимү, бюрократия кыланышлары, үз-үзеңә кул салу, төрмәдә утыручылар саны, балалар порнографиясе, тоталитар секцияләр буенча – без беренчелектә. Ә чынлыкта Русиянең имиджын яхшырту өчен, Сингапур тәҗрибәсе дә ярар иде: Анда хөкүмәт башлыгы: “Ничек коррупцияне җиңә алдың?” – дигән сорауга: “Иң якын ике дустымны атып үтергәч, калганнары барчасы да аңладылар”, дип җавап биргән.

Андрей. Хакимият үз-үзенә менә нинди сорау бирсен иде: ”Нигә соң тирә-якта бары тик дошманнар гына?” Хәтта соңгы туганыбыз һәм дустыбыз Беларус белән дә ызгышка керә алдык. Башта үзеңә карарга кирәк. Башкаларда конфликт өчен сәбәп эзләгәнче.

Иван Петрович. Нинди генә махсус пиар уйлап чыгарма, Русиянең чыраен яхшырту мөмкин түгел. Беренчедән, күп рәсми мәгълүмат чаралары милли культураларга карата аллергик мөнәсәбәттә. Үзебезнең хәзинәне күрсәтү урынына - игътибар үзәгендә попса гына. Чит илләр кунакларын бездәге юлсызлык, кунакханәләрнең югары бәягә түбән хезмәт күрсәтүе, сату-алуда алдашу, сатып алучыдан артык акча суыру, иҗтимагый бәдрәфләр юклыгы – болар барысы да милли хурлык, мәсхәрә.

Вероника Николаевна. Хакимият олигархларга хезмәт иткәндә, АКШ ялчысына әйләнгәндә, дустанә халыкларга карата аумакай мөнәсбәттә булганда, армияне җимерү, азык-төлек иминлеген тәэмин итмәү, халыкның ватанпәрварлык хисләре тапталган шартларда – илнең дөнья күләмендәге бүгенге абруе үзгәрмиячәк. Ә Лукашенко, Русиянең киләчәге өметсезлегенә карап, Мәгъриб ягына авыша бара.

Александр Сергеевич. Үзебезнең имиджны “Тайфун” кебек атом суасты көймәләре, Е-80 маркалы танклар армадасы, “Сатана” исемле стратегик ракеталар белән куәтләп торган заманалар артта калды. Тик шунысын аңлау кыен: бу яхшылыккамы, әллә начарлыккамы?”, дип җавап биргән “Симбирский курьер” газеты укучылары.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG