Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран җитәкчелеге оппозиция таләбенә бирешми


Иранның югары рухи җитәкчесе Аятолла Али Хәменеи президент сайлавында бирелгән тавышлар кабат саналмаячак, дип белдерде. Ил җитәкчелеге оппозиция басымына бирешми, диде Хәменеи.

Иран тышкы эшләр министры Манучер Моттаки хакимиятләр Британия белән элемтәләрне чикләү юлларын эзли, дип белдерде. Иран Британияне оппозиция гамәлләрен хуплауда гаепли.

Оппозиция сайлауда Мәхмүд Әхмхдиниҗатның җиңгәнен танудан баш тарта. Тәһранда урам җыеннарына каршы көч куллануда кимендә 17 кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG