Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты Медведев Африка сәфәрен дәвам итә


Русия президенты Дмитрий Медведев бүген Нигериягә килә. Бу Русия илбашының Африкага ясаган иң озын сәфәре булачак.

Газ һәм нефтькә бай Нигериядә Медведев газ өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куячак. Соңыннан президент уран һәм алмазга бай Намибия һәм Анголага юл тотачак.

Каһирәдә Медведев Мисыр белән 10 еллык стратегик хезмәттәшлек килешүенә кул куйды. Мисыр Русиянең Африкадагы иң зур сәүдә партнеры, шулай ук Мисыр белән Русиянең тарихи сәяси һәм хәрби бәйләнешләре бар.
XS
SM
MD
LG