Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда интернетны чикләү кануны кабул ителде


Казакъстан парламенты интернет өстеннән дәүләт контролен ныгытуга китерәчәк кырыс канун кабул итте. Президент Нурсолтан Назарбаев тарафыннан имзаланган очракта бу канун мәхкәмәләргә Казакъстан кануннарына каршы язган сәхифәләрне ябу мөмкинлеген бирәчәк.

Интернеттагы фикер алышу һәм фикер белдерү сәхифләрендә язучылар башка мәгълүмат чараларында эшләүчеләр кебек үк җәзага тарттырыла алачак.

Хакимиятләр бу канунны балалар порнографиясе, экстремистик әдәбият кебек канунга каршы мәгълүматның таралуына каршы гамәл, дип аңлата.

Хокук яклаучылар исә, бу канун хөкүмәткә карата булган тәнкыйтьне чикләү өчен чыгарылган, дип саный.
XS
SM
MD
LG