Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингуш рәсмиләре вазгыять контрольдә, дип белдерә


Ингуш республикасы җитәкчелеге террорга каршы чараларны алар белән килештермичә үткәрү ихтималын кире какты. Президент вазыйфасын башкаручы Рәшид Гайсанов, хакимиятләр үз вәкаләтләрен башкара ала, “читтән идарә итү” өчен сәбәп юк, дип белдерде.

Гайсанов президент Юнысбәк Евкуровка булган һөҗүмнән соң республика җитәкчесе вазыйфаларын башкара.

Элегрәк Евкуровның матбугат вәкиле Чечня президенты Рамзан Кадыровның террорга каршы чараларны җитәкләү тәкъдименә мөнәсәбәтен белдергәндә, бу инде алдан килештерелгән эш булырга мөмкин, дип әйткән иде.

Кадыров Русия мәгълүмат чараларына биргән әңгәмәдә, бу төбәктә террорга каршы көрәшне җитәкләргә әзер булуы турында белдерде.
XS
SM
MD
LG