Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Универсиадасына 7 миллиард сум бирелә


Русия хөкүмәте Казанда Универсиада оештыруга 7 миллиард сум бирә. Бу хактагы фәрманга премьер-министр Владимир Путин кул куйган.

Беренче вице-премьер Игорь Шувалов сүзләренә караганда, “төзеләчәк корылмалар исемлеге расланган”. 64 корылманың 29 федераль акчага төзеләчәк.

Яңа биналарның күбесе “Казан дәүләт университетының күренешен матурлатачак, заманча студентлар шәһәрчеген төзеләчәк,” диде Шувалов.

Универсиаданы оештыру комитетының күчмә утырышы 10 июль Казанда үтәчәк. Комитет вәкилләре төзелеш барган урыннарны барып күрәчәк.
XS
SM
MD
LG