Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы зыялылары дәүләт террорын туктатырга чакыра


10 июньдә узган пикетта Дамир Шәйхетдинов һәм Фәүзия Бәйрәмова турында да шигарьләр булды
10 июньдә узган пикетта Дамир Шәйхетдинов һәм Фәүзия Бәйрәмова турында да шигарьләр булды

Чаллы зыялылары Фәүзия Бәйрәмованы һәм Дамир Шәйхетдиновны яклап мөрәҗәгать кабул итте. Анда “милли газетлар һәм милли хәрәкәт җитәкчеләренә дәүләт терроры туктатылсын” диелә.

Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмовага карата ачылган җинаять эшендә әлегә бернинди ачыклык юк. Чаллыда чыга торган “Чаллы яшьләре” газеты мөхәррире Дамир Шәйхетдиновка карата да эш ачылды. Фәүзия Бәйрәмованы һәм Дамир Шәйхетдиновны яклап Чаллы зыялылары мөрәҗәгать кабул итте. Анда “милли газетлар һәм милли хәрәкәт җитәкчеләренә дәүләт терроры туктатылсын” дигән таләп тә бар. Мөрәҗәгать Татарстан җитәкчеләренә, прокурорына һәм хокук оешмаларына җибәрелә.

Милли Мәҗлес эше буенча кабул ителгән мөрәҗәгатькә Чаллының 20-дән артык фән, әдәбият, иҗат һәм сәнгать белгече, танылган зыялылар имза куйган. Анда мондый юллар бар:

“Милли мәҗлес рәисе, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмовага карата кеше хокукларын бозу чаралары кулланыла. 20 май көнне ул ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан һава аланында тоткарлана. Мәхкәмә карары булмаган килеш, аның әйберләренә тентү үткәрелә. Шуннан соң аны җинаятьчегә санап, каравыл белән тикшерүче Рөстәм Галимуллинга алып китәләр. Биредә аңа җинаять эшләүдә шик белдерелә һәм Чаллыдан чыкмау турындагы документка имза куюны таләп итәләр.

29 май көнне 58 яшьлек Фәүзия Бәйрәмованы 4 сәгать буе түбәнсетеп, хәлдән тайдырып сорау алалар. Сорау алучылар ашыгыч ярдәм чакырырга мәҗбүр була.

Милли Мәҗлес карарларын “Чаллы яшьләре” газетында бастырып чыгарган өчен, мөхәррир Дамир Шәйхетдиновка да җинаять эше ачыла. Аңа 282 маддәнең 2-нче бүлеге нигезендә, ягъни экстремистик хәбәр таратуда гаеп белдерелә.

Яклау мөрәҗәгате “Чаллы яшьләре” газетасында басылды

“Безнең уйлавыбызча, бу эзерлекләүнең максаты – милли хәрәкәт лидерларына сәяси һәм җәмәгатьчелек, хокук яклау эшчәнлекләре өчен басым ясау бара. Бу басымда антидемократик булган диктатура чалымнары күренә.

Татарстан җитәкчеләреннән шуны сорыйбыз, милли матбугат журналистларына һәм татар халкының милли хәрәкәт лидерларына карата алып барылган дәүләт террорын туктатуга ирешегез. Төрле эзерлекләүләргә чик куелсын”, диелә мөрҗәгатьтә.

Бу мөрәҗәгатькә Чаллыдан 20-дән артык танылган шәхес имза куйган. Гаеп белдерүчеләрнең берсе булган, “Чаллы яшьләре” газетасы мөхәррире Дамир Шәйхетдинов:

“Татар галимнәре, депутатларының бу мөрәҗәгате миндә журналистлык иреге өчен көрәшүдә яңа этәргеч бирде. Мин татар зыялыларында терәк таптым. Гаепләүче як алар фикерен истә тотарга бурычлы”, ди.

Милли Мәҗлес эше буенча эзәрлекләнүчеләрне яклап чыгучылар арасында Халыкара төрки яшьләре оешмасының шәрәфле рәисе Тәлгать Әхмәдишин, язучылар Айдар Хәлим, Рәшит Бәшәр, Вахит Имамов, профессорлар Әсфәндияр Хәйруллин, Назим Габбасов һәм башкалар бар.
XS
SM
MD
LG