Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:26

Юнысбәк Евкуров хастаханәдә булганда, Ингуш республикасы белән элекке президент Руслан Аушев идәрә итәргә әзер. Әмма Мәскәү хаталарын танырга яратмый.

Руслан Аушев Ингуш республикасы белән 1993 елдан алып 2001 елга кадәр җитәкчелек итте. Гасыр башында Русия президенты Владимир Путин анда үз кешесен – ул чакта ФСБ полковнигы булган Морат Зәзиковны куйды. Һәм нәкъ шуннан соң республикада эшсезлек, хәерчелек башланды, коррупция чәчәк атты, кешеләрне урлау, үтерүләр һәм шартлатулар гадәткә әйләнде.

Ниһаять хәлнең кискенәя баруын аңлаган Мәскәү моннан берничә ай элек Зәзиковны урыныннан төшереп, Ингуш президенты итеп Юнысбәк Евкуровны билгеләде. Ләкин халык бик өметләнсә дә, төбәктә хәлләр барыбер күпкә үзгәрмәде. Евкуров та үзенең төп максаты итеп – террорчыларга, экстремистларга каршы көрәшне билгеләде.

Ингушетиянең элекке президенты Руслан Аушев исә террорчылар белән көрәш алып барудан гына республикада хәл яхшырмаячак дип алдан ук әйтә килде. Чыннан да ул идәрә иткәндә республикада тотрыклылык хөкем сөрде. Халык та аны сагынып искә ала. Әмма Мәскәү моны танырга теләми.

“Аның Ингуш республикасын җитәкләргә әзер булуында минем бернинди дә шигем юк. Ул инде элек тә республикада президенты булып торды һәм үзен бары уңай яктан гына күрсәтте. Аның абруе әле дә бик зур. Чөнки икътисади яктан республика яхшырды. Хәтта үсеш тә башланды. Әмма Кремль аңа мондый мөмкинлек бирергә әзер түгел”, ди Асланбәк Дукаев.

Аушев төбәктә килеп туган проблеманы хәл итү юлларын беләм дип әледән-әле әйтә килде. Ул икътисад, сәясәт, социаль мәсьәләрне бертигез хәл итәргә, ә төп игътибарны көч куллануга юнәлтмәскә кирәк дип бара. Халыкны намаз укыган өчен генә экстремистлар белән бәйләү, төннең уртасында өйләргә кереп кешеләрне алып китү һәм башка шундый хәлләрне туктатырга вакыт, дип саный Аушев.

Кадыйров Мәскәүгә ярый белә
Русия президенты Дмитрий Медведевның Ингушетиядә сугышчыларга каршы көрәшне алып бару вазыйфаларын Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровка йөкләүне дә Аушев уйланылмаган адым дип бәяли. Чөнки бу төбәктәге хәлне тагын да катлауландыруга гына китерәчәген әйтә.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровта күптәннән чечен-ингуш төбәкләрен берләштереп, бер республика булдыру хыялы яши. Һәм менә хәзер нәкъ шуның өчен уңай вакыт туды. Чөнки Кадыйровның Мәскәүдә абруе үсә бара. Шуңа кайбер белгечләр, хәтта Евкуровка һөҗүм оештыру да Кадыйровка файдалы иде, дип белдерде. Мисал өчен дәүләт стратегияләр институты җитәкчесе Станислав Белковский фикеренчә, Евкуров аңа комачаулый. Чөнки аның билгеләнүе Кадыйровның планнарына каршы килгән.

Әлегә республика башлыгы вазыйфаларын Ингуш республикасының премьер-министры Рәшит Гайсанов башкара. Ул Евкуров билгеләгән юлдан тайпылмаячакларын әйтте. Ягъни террорчылык һәм экстремистлык белән көрәш иң беренче планда тора. Сишәмбе көнне Гайсанов инде республикадагы хокук саклау оешмалары җитәкчеләре белән дә очрашты.

Аушев исә республикада тотрыклылык урнаштыру өчен үз алымнарын кулланмакчы. Ул “Эхо Москвы”га Ингушетия белән идәрә итәргә әзер булуын белдерде.

Әмма Дукаев белдерүенчә, Мәскәү Аушевка шикләнеп карый, чөнки аның Чечняның элекке җитәкчелеге, мисал өчен Масхадов белән мөнәсәбәтләре яхшы булды. Һәм шуңа күрә Кремльдә бу шик әлегәчә сакалана.

“Кремльнең Аушевны куячагына әлегә бернинди чалымнар юк”, ди Дукаев.

XS
SM
MD
LG