Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиркәү игътибарны яшьләргә юнәлтә


Русия патриархы яшьләрне дингә тарту өчен чаралар күрә башлады. Ул мәгариф министрына да православ мәдәнияте нигезләре килешүе турында искә төшерде.

Кириллның тәхеткә утыруына әле берничә ай гына вакыт узуга карамастан, ул инде Русиянең ике иң зур шәһәре – Мәскәү һәм Петербур студентлары белән очрашырга өлгерде.

Меңләгән студентлар алдында Кирилл коры дини вәгазь генә алып бармады, ә яшьләрне кызыксындырган һәм бүгенге көндә мөһим булган сәяси, икътисади хәлләр, илнең киләчәге турында сөйләде, төрле дисскусияләр оештырды.

Элегрәк патриарх: “Һәрбер уку йортында яшьләр эше челтәрен башларга һәм аның каршында үз оешмаларыбызны булдырырга кирәк”, дигән иде.

Аның фикеренчә, яшьләрне православ диненә тарту өчен кызыклы тәкъдимнәр булырга тиеш. Чөнки замана яшьләрен бертөрлелек белән җәлеп итеп булмый.

Шуңа студентлар белән узган очрашуда да ул замана проблемаларын күтәрде. Яшьләрнең бер генә соравы да җавапсыз калмады.

Мәскәүдә узган Рус соборы җыены да күбесенчә яшьләр белән эшләүгә юнәлтелгәнен күрдек. Шулай ук 17-нче Раштуа укуларында да патриарх Рус чиркәве кысаларында талантлы, уңган яшьләрне берләштерүче хәрәкәт оештырырга кирәк дип, яңа бурыч куйды.

“Моның өчен эшне иң түбәннән, кечкенә дини оешмалардан башларга кирәк, ачык җәмгыятьтә боларны тормышка ашырырга мөмкин. Ә инде үз вакыты җиткәч, без ясалма рәвештә түгел, яшьләр теләге белән Лужники стадионына сыйдыра алмаслык итеп, бик күп яшьләр катнашлыгында корылтай да уздырачакбыз”, дип белдерде ул чакта Рус чиркәве патриархы.

Кирилл нигез әзерләүне мәктәптән башламакчы, күрәсең. Бу көннәрдә ул Русия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенкога киләсе елдан уку программасына кертеләчәк яңа стандартлар нигезендә, православ дәресләрен һәм башка традицион диннәрне дә кертүне сорап хат җибәрде.

Рус патриархы Кирилл яшьләрне күз уңыннан җибәрми
Патриарх сүзләренчә, православ дәресләрен укыту хакында элек инде килешенгән булган, әмма министрлыкның интернет сәхифәсендә тәкъдим ителгән стандарт проектларда православ мәдәниятен үз эченә алачак “Рухи-әхлакый мәдәният” дәресе кертелмәгән.

Кирилл язган хатында белдерүенчә, соңы тапкыр бу хакта 19 мартта министр Андрей Фурсенко белән эшлекле очрашуда килешенгән булган. Анда Русия президенты идәрәсе башлыгы Сергей Нарышкин һәм аның урынбасары Владислав Сурков та катнашкан.

Аңа хәтле дә бу мәсьәлә тикшерелде. 2007 елны Калугада чиркәү һәм министрлыкның уртак җыелышында яңа стандартка православ мәдәнияте нигезләре дәресләре һәм башка дини предметларны кертү турында сөйләшенде. Хәзерге вакытта Русиянең төрле төбәгендә инде миллионга якын укучы бу дәресләрне укый.

Патриарх исә яңа стандарт проектларының эшче төркеменә Рус православ чиркәве вәкилләрен дә кертергә сорады.

Билгеле булганча, 2 июньдә Русия мәгариф һәм фән министрлыгы интернет сәхифәсендә фикер алышу максатыннан, гомуми, башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем бирү стандартлары проектлары урнаштырылды.

14 көн дәвамында ата-аналар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, рәсми эксперт оешмалары да катнашып, әлеге проектлар буенча үз тәкъдимнәрен кертә ала иде.

Патриархны ул проектлар арасына православ мәдәнияте нигезләрен укытучы дәрес булмау борчыган.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Данил Мостафин күптән түгел узган матбугат очрашуында, башлангыч гомуми белем бирү нигезендә өч стандарт проектының чыгарылуын әйткән иде.

“Әлегә сүз башлангыч гомуми белем бирү турында гына бара. Төп гомуми белем һәм урта белем бирү стандартлары турында фикер алышу быел булмастыр”, диде Мостафин.
XS
SM
MD
LG