Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарның горурланырлык тарихи шәхесе


Мәхмүд Баишев. Узган гасырның 20-нче елларында Сәмәркандта төшерелгән фото
Мәхмүд Баишев. Узган гасырның 20-нче елларында Сәмәркандта төшерелгән фото

XIX йөз ахырында – XX гасыр башында Самарда гаҗәеп олуг татар ирләре милләткә хезмәт иткәннәр. Шуларның берсе – Мәхмүд Баишев.

Шул чорның алдынгы карашлы, зирәк, батыр йөрәкле, дәртле, уңган, акча таба белүче, ерак сәфәрләрдә йөри торган, татар милләте өчен янып-көеп яшәүче Мәхмүд Баишев шул чорның губернаторларына кереп, татар, мөселман мәнфәгатьләрен яклый алган. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, югары даирә түрәләргә кергәндә аның башыннан түбәтәй төшмәгән.

Самарда мәчет салганда Мәхмүд Баишев башлап йөргән, әсир төшкән төрек солдатларына матди ярдәм күрсәтергә курыкмаган, 20-нче еллардагы ачлыкта Ташкенттан вагон-вагон ашлык алып кайтып, Самарның ач татарларын үлемнән коткарган.

Баишевлар токымы Русия төбәкләрендә сибелеп яши. Самарда Мәхмүд Баишевның кызы Наилә апа көн күрә. Наилә апага 94 яшь тулды. Балалары төрле кавем белән буталып, икенче рухи мохиткә ияләнеп бара. Ләкин Самардагы яшьләрнең бер төркеме чын татар зыялылары биеклегендә булуларына Наилә әби куанып яши. Чал тарихның вәкилләре Самарда бармак белән генә санарлык, шуларның берсе Наилә әби Баишева.
XS
SM
MD
LG