Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда 70 университет профессоры кулга алынды


Иранда бүген 70 профессор президент сайлавында җиңә алмаган оппозиция башлыгы Мир Хөсәен Мусави белән сөйләшкән өчен кулга алынган.

12 июньдә узган президент сайлавыннан соң башланган ризасызлык чараларында оппозиция тарафдарларыннан йөзләгән кешенең кулга алынуы, 17 кешенең исә үлүе хәбәр ителә. Оппозиция башлыгы Хөсәен Мусави сайлауда хәрәмләшүләр булуын алга сөрә. Аның тарафдарлары нәтиҗәләргә ризасызлык белдерә.

Иранда барган ризасызлык чараларына карата президент Әхмәдиниҗат, бүген ясаган чыгышында, АКШ президенты Барак Обаманы илнең эчке эшләренә тыкшынмаска чакырды.
XS
SM
MD
LG