Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев АКШ илчесе белән очрашты


Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев АКШның Русиядәге илчесе Джон Байерли белән Казан Кирмәнендә очрашты. Очрашуда ике яклы икътисади хезмәттәшлекне үстерү, мәгариф һәм фән өлкәсендә яңа проектлар башлау турында килешүләр имзаланды. Очрашуда шулай ук 2013 елгы Универсиадага әзерлек мәсьәләләре тикшерелде.

Джон Байерли Казан дәүләт энергетика университетында, хатын-кызларның “Фатыйма” иҗтимагый оешмасына барачак һәм Татарстан Милли китапханәсендә Американ фәнни һәм мәгариф институтларын тәмамлаучылар белән очрашачак дип көтелә.
XS
SM
MD
LG