Accessibility links

Уфагуб: Урал Рәхимов илдән китте


Уфагуб интернет сәхифәсе Башкортстан президенты улы Урал Рәхимовның республикадан китүен язып чыкты. Кай тарафка, ни өчен киткән – билгесез.

Башкортстан президентының улы Урал Рәхимов 23 июнь көнне кич белән билгесез тарафка очкан. Аның Австрия, Швейцария яисә Германиягә китүе ихтималлыгы әйтелә. Рәсми мәгълүмат чаралары әлегә бу хакта дәшми. Ә Уфагуб интернет сәхифәсе язуынча, ул медицина үсеш алган илләрнең берсенә юл тоткан. Чөнки соңгы вакытта Рәхимовның каты авыруы турында сүзләр куера.

Билгеле булганча, Урал Рәхимов узган елның февралендә кинәт кенә Башкортстанның Оржоникидзе районындагы 18-нче шәһәр хастаханәсенә салынды. Шул вакытта генераль прокуратура тарафыннан республиканың элекке сенаторы Изместьевның эше карала иде һәм эшмәкәрнең кинәт авырып китүе, мөгаен, шул хәйлә белән бәйледер, диелде.

Әмма массакүләм мәгълүмат чаралары Башкортстан президентының улында СПИД дип язып чыкты.


Уфагуб интернет сәхифәсе белдерүенчә, эшмәкәр Рәхимовның чит илгә китү әзерлеге инде берничә ай дәвам иткән һәм аның ышанычлы кешеләре барлык Европа һәм Израилнең иң яхшы хастаханәләрен йөреп чыккан.

Шунысы кызык, әлеге хәл Юрий Бушевның гаиләсенә карата башкарылган җинаятьләрдә элекке сенатор түгел, ә аталы-уллы Рәхимовлар гаепле, дигән вакытка туры килде.

Әгәр элегрәк Изместьев эшен прокуратура карый башлагач, Урал Рәхимов Башкортстандагы хастаханәгә генә кереп ятса, Бушев белдерүләреннән соң, ул чит илгә үк китеп барды.

Узган тапшыруларыбызның берсендә Башкортстанның элекке икътисад министры урынбасары, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин Бушевның кинәт кенә мондый белдерү ясавын Рәхимовларның бурычы белән аңлатты.

“Кайберәүләр әйтүенчә, аларның Бушевка 300 миллион доллар, Веремеенколарга 40-50 миллион доллар акча бирәселәре бар. Әгәр Рәхимовлар чит илгә качса, ул акчаны кемнән алырбыз дип аптырап шундый белдерү ясаганнар”, ди Гатауллин.

Ләкин Башкортстан татар оешмалары берлеге рәисе Рамил Бигнов: “Урал Рәхимовның чит илгә китүенә ышанмыйм. Чөнки Изместьев эше каралганда, аны Русиядән чыгармаячаклар”, дип әйтте.

Уфагуб исә, бу Урал Рәхимовның ялга яки дәвалану өчен генә чит илгә чыгуы түгел, ә соңгы әмерләрен биреп, бөтенләй Русиядән китүе дип бара.

Эшмәкәр Рәхимов элек тә чит илгә еш чыга иде. Әмма 1996 елда – Русия президенты сайлавының беренче һәм икенче турлары арасында ул илнең махсус хезмәтләре тарафыннан чик буенда тотылды. Сайлауның беренче турында Башкортстанда иң күп тавышны коммунистлар партиясе җитәкчесе Геннадий Зюганов җыйган иде. Ләкин Рәхимов кулга алынгач, икенче турда инде республикада бөтенләй башка күрсәткечләр пәйдә булды. Һәм шуннан соң Урал Рәхимов азат ителде.

Әлеге хәл үзе генә дә Мәскәү рөхсәтеннән башка гына Башкортстан президенты улының илдән китүе шикле булуын күрсәтә.
XS
SM
MD
LG