Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Поп-музыка патшасы" Майкл Джексон вафат


"Поп-музыка патшасы" Майкл Джексон йөрәге туктап вафат булды.

Джексон узган гасырның 80 елларында "популяр музыка патшасына" әйләнде. Аның 1982 елда чыккан "Триллер" альбомының 26 миллион данәсе сатылды. Әлегә кадәр җырлыры моның кадәр сатылган җырчылар юк.

Үзенә генә хас хәрәкәттә биюе, бик югары тавышы һәм сәхнәдә үзен үзенчәлекле тотуы аны барлык җырчылардан аерып торды. Еллар узган саен Джексонның йөзе пластик операцияләр сәбәпле үзгәрде, тән төсе агарды, борыны юкара барды.

Җырчы Калифорниядә үзенең утарында дөньядан "читләшеп" яшәде. Бары тик кунакка чакырылган балалар белән аралашканга аны бер малайны җенси эзәрлекләүдә гаепләделәр.

Майкл Джексон ике атнадан Лондонда 50 концерт бирергә әзерләнә иде. Аның Лондон тамашаларына билетлар 1 секундка 11 билет тизлегендә сатылып беткән иде.
XS
SM
MD
LG