Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:21

Башкортстан руханиләре Иранга барып кайтты


Башкортстаннан бер төркем руханиләр һәм мәдәрәсә мөгалимнәре Иранда булып кайтты.

Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә ректоры Илдар Малахов сүзләренә караганда, 17 кешелек төркем ике атна дәвамында ислам фәннәрен укыту тәҗрибәсен өйрәнеп, үз белемнәре белән уртаклашып кайткан.

Сәфәр барышында Иранның Ком каласындагы Мостафа университетының рус телен өйрәнүче студентларның Уфага килү мөмкинлеге турында сүз булган. Мәрьям Солтанова мәдрәсәсендә фарсы телен Иран мөгалимнәре укыта.

Башкортстан кунаклары Ком, Тәһран һәм борыңгы Исфахан калаларын барып күргән. Сәфәрнең Иранда президент сайлавы вакытына туры килүенә карамастан, тәртипсезлекләр булмады, дип хәбәр итте Илдар Малахов.

XS
SM
MD
LG