Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:13

Газетның чираттагы санында матбугатка көчләп яздыру, татар илендәге Сабантуй, җырчы Илсөя Бәдретдинова турында язмалар урын алган.

Газетның баш мөхәррире Илфат Фәйзрахмановның "Газета таушалыр өчен" исемле мәкаләсе укытучыларны матбугатка мәҗбүри яздыртып тилмертүләре турында. Автор язуынча, укытучылар зур битле газетларга укырга дип түгел, хуҗалыкта кулланыр өчен генә языла.

Илфат Фәйзрахманов фикеренчә, халыкны көчләп яздыру – мәҗбүри яздырган газетларга кабер булырга да мөмкин.

Үзбәк артистлары Сабантуйны күтәрде


Бу язма да Илфат Фәйзрахмановныкы. Автор быел икътисади кризис сәбәпле Казанда Сабантуйларның өч җирдә генә оештырылуын әйтә. Аккош күле буенда үткән Сабантуйда үзбәк артистлары тамаша күрсәткән. Тамаша татарчалы-урысчалы алып барылган.

Үзбәк артистларының тамаша күрсәтеп йөрүләре – нәсел кәсепләре икән. Инде менә алтынчы буын шулай йөри. Абдивәли Шәрмәтов 1971 елда Казан стадионында тамаша күрсәткән була. Төркемдәге хатын-кызлар тамашачыларны чын үзбәк пылавы белән дә сыйлаган.

“Фирганә далаларыннан килгән артистларны очратмасам, быелгы Сабантуйлардан арып-талып, йончып, күңелеп төшеп кайткан булыр идем”, дип яза Илфат Фәйзрахманов.

Сөт короле нишләр?

Илфат Фәйзрахмановның чираттагы язмасы “Вамин” җәмгыяте рәисе Вагыйз Минһаҗев турында. Җитәкче беренчеләрдән булып көн саен 500 тонна сөт савулары турында мәгълүмат биргән, ди автор. Әмма “Вамин” сөтне авыл халкыннан бик арзан бәягә җыя икән.

Президент тәнкыйтеннән соң сөтне ике сумга артттырып җыя башлаячаклар икән. Ул акчалар бюджеттан бүлеп бирелгән.

Илсөяне я яраталар, я юк

“Кунак бүлмәсе” сәхифәсе тулысынча җырчы Илсөя Бәдретдиновага багышланган. Биредә укучыларның Илсөя турындагы фикерләре урын алган.

Вөҗдан газабы

“Гыйбрәт ал” сәхифәсендә “Вөҗдан газабы” дип аталган язма ураныштырылган. Аны Казан шәһәреннән Илһам Миндубаев язган. Язмадан күренгәнчә, автор яңа юлдашы белән поезда очраша. Баксаң, теге ир-ат эчеп кайтып, исерек баштан хатыны белән якынлык кыла һәм уллары аракыга бирешүче кеше булып туа. Шул кайгыдан хатыны үлә. Уллары да балаларын калдырып, поезд астына ташлана.

Ап-ак рәхмәт


Эльвира Фатыйхованың “Ап-ак рәхмәт” мәкаләсендә медицина хезмәткәрләре турында язган. 19 июньдә “Пирамида” күңел ачу үзәгендә медицина хезмәткәрләре арасында оештырылган “Ак чәчәкләр” бәйгесенә йомгак ясалган. Анда Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев та катнашкан.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG