Accessibility links

Русиядә беренче ислам инвестиция ширкәте төзелә


Ел азагына кадәр Русиядә беренче ислам инвестиция ширкәте төзелергә мөмкин. Бу хакта Казанда барган ислам бизнесы һәм финанска багышланган халыкара җыенда килешенде.

Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Ислам тәрәккыять банкының хосусый эшмәкәрлекне үстерү бүлеге башлыгы Хәлед әл-Әбүди ширкәтне төзү нияте турындагы килешүгә кул куйды.

Белгечләр әлеге проектның киләчәге һәм икътисади файдасы турында әлегә шик белдерә.
XS
SM
MD
LG