Accessibility links

Кайнар хәбәр

Руханилар Иранда булып кайтты


Башкортстаннан бер төркем мөселман руханилары – егермегә якын кеше Иранда эш сәфәрендә булып кайтты.

Башкортстан ислам дин әһелләре соңгы елларда ерак чит илләргә ешрак чыгу мөмкинлеген алды. Күп кенә гарәп илләренә дә, Төркиягә дә, төрле ислам җыеннары үткән Европа илләренә дә һәрдаим йөреп тора алар. Ә менә Иранга юллары әлләни төшкәне юк иде.

Иранга сәфәр төркемен Уфадагы Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә ректоры, “Рисаләт” газеты мөхәррире Илдар Малахов җитәкләде. Иранга сәфәрләренең максаты турында “Азатлык” радиосына менә ниләр әйтте Илдар хәзрәт:

”Без Иранга андагы мөселманнар белән танышу максатында бардык. Үзебез белән дә аларны таныштырдык. Видеофильм да калдырдык аларга Башкортстан мөселманнары тормышы турында. Киләчәктә шулай аралашып торырга килештек”.
XS
SM
MD
LG