Accessibility links

Кайнар хәбәр

Такырбашларны нәрсә илһамландыра?


Башкортстанда да үзләрен бөек милләт вәкилләре дип, башка халыкларга өстән генә караучылар арта бара.

Әле Уфада скинхедлар – такырбашлар өстеннән мәхкәмә утырышлары башланып тора. 7 кешедән торган такырбашлар төркеме чит илләр ватандашларына һөҗүм итүдә гаепләнә. Төркемдәгеләрнең һәммәсе дә яшь-җилкенчәк. 14 яшьтән 23 яшькә кадәрге үсмерләр һәм егетләр кергән бу җинаятьчел төркемгә. Үзләрен горур гына “скинхедлар” дип атап, мактанып йөргән әтрәгәләмнәр кичләрен урыс кыяфәтле булмаган кешеләргә тик торганнан бәйләнеп йөргән. Эш хәтта чит ил ватандашларын явызларча кыйнауга, пычак белән чәнчүгә, үтерүгә үк барып җиткән.

Әле 7 кешелек такырбашлар төркеме өстеннән мәхкәмә утырышлары башлануы хакында журналистларга Уфаның Совет районы прокуроры урынбасары Ирина Киселева хәбәр итте. Аның сүзләренчә, скинхедлар эше әлегә ике җәнҗаллы очрак буенча тикшерелә. Такырбашлар, Төркия һәм Вьетнам ватандашларына гына түгел, ә “ялгышлык белән”, хәтта Русия кешеләренә дә һөҗүм иткән.

Шушы җинаятьләр тулысынча расланса, урыс кыяфәтле булмаган милләтләрне күра алмаучыларга 5-әр ел төрмә җәзасы яный.
Такырбашлар белән бәйле җинаятьләрне Русиядә, гадәттә, милләтара нәфрәт белән бәйләмәскә тырышалар. Андый күренешләрне гап-гади хулиганлык дип кенә бәялиләр. Башкортстандагы очракларда моны алай йомшартып “төреп” бирү мөмкин булмаган, эш тирәнгәрәк киткән.

Берничә ел элек Уфада Төркиянең бер ватандашын да пычак белән чәнчеп үтергәннәр иде. Ул Уфага, төзелештә эшләү өчен, килгән булган.

Соңгы елларда илдә такырбаш малайларның баш күтәрүе турында еш ишетелә. Бар Русиядә бөекмәмләкәтчелек рухын сеңдерү дәүләт дәрәҗәсенә менгәндә моңа аптырыйсы да түгел, әлбәттә. Ил җитәкчеләре такырбашларны үзләре усаллыкка илһамландыра. Моны хәтта урысның акыллы сәясәтчеләре һәм кеше хокукларын яклаучылары үзләре дә күптән әйтә килә.
XS
SM
MD
LG