Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский туган көнендә әңгәмә бирде


ЮКОС ширкәтенең элекке башлыгы Михаил Ходорковский Газета.ру басмасына әңгәмә бирде. Сөйләшү бүген аның туган көнендә басылып чыкты. Җомга 26 июнь көнне аңа 46 яшь тулды. Газетада басылган әңгәмәдә ЮКОС ширкәтенең элекке башлыгы укучылар сорауларына җавап бирде.

Ходорковский беренче акчаларын ничек эшләгәнен сөйләде, хосусыйлаштыруга мөнәсәбәтен белдерде, ни өчен салымнарны оптимальләштергәнен аңлатты.

Аңа Русиядәге мәхкәмәнең бәйсезлегенә ышану-ышанмавы турындагы сорау да бирелде. Ходорковский моңа, язмышым мәхкәмәдә хәл ителми дип билдерде, әмма киләчәктә бәйсез мәхкәмәнең булуына ышануын әйтте.

Ходорковскийның җавапларын газетага аның яклаучылары тапшырган булган.

ЮКОС ширкәтенең элекке башлыгы Михаил Ходорковский 8 елга иректән мәһрүм ителгән иде. Мөддәтенең 5 елы үтте инде.
XS
SM
MD
LG