Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:55

Борис Березовский 13 елга хөкем ителде


Мәскәүнең Красногорский мәхкәмәсе эшмәкәр Борис Березовскийны читтән торып хөкем итте. Ул 90нче елларда “ЛогоВАЗ” һәм “АвтоВаз” ширкәтләреннән 58 миллион сум урлауда гаепләнә. Мәхкәмә аңа 13 еллык төрмә җәзасын бирде. Икенче бер эшмәкәр Юлий Дубовны 9 елга хөкем иттеләр.

Русия прокуратурасы Березовскийның Русиягә тапшыру турындагы мөрәҗәгатьне Британиягә яңадан җибәрәчәк, дип хәбәр ителә. Борис Березовский соңгы елларда Лондонда яши.

Элегрәк ул “Аэрофлот” эше белән 6 елга хөкем ителгән иде.

XS
SM
MD
LG