Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:30

Төрек армиясенә психологик басым арта


Төркиянең Генералштаб башлыгы генерал Илкәр Башбуг

Төркиянең Генералштаб башлыгы генерал Илкәр Башбуг

26 июньдә Анкарада Генералштаб башлыгы генерал Илкәр Башбуг: “Төрек кораллы көчләренә каршы кайбер оешмалар асиметрик психологик хәрәкәт алып бара”, дип әйтте.

Җир, диңгез, һава һәм гендармерия көчләре командирлары, тулаем 32 генерал һәм Генералштабның барлык офицерлары шушы матбугат очрашуында катнашып, конференциягә Төрек коралы көчләренең биргән әһәмиятен күрсәтте. Конференция күпчелек телевидение каналлары тарафыннан турыдан-туры тапшырылды.

Генералштаб җитәкчесе Башбугның чыгышына шундый зур әһәмият бирелүенә Төркиядә ике атнадан бирле дәвам иткән, генераль штабта хакимияттәге АК партия белән дини Фәтхуллаһ Гүлән җәмәгатен бәреп төшерү планы дигән документның матбугатта фаш ителеү сәбәп булды.

12 июньдә “Тараф" газетасы полковник Дурсун Чичәк кул куйган бер документны бастырып чыгарды. Шуннан соң төрек мәгълүмат чаралары белән сәясәт сәхнәсендә кыямәт купты. Төрек кораллы көчләре 1960, 1971 һәм 1980 елларда хәрби фетнә аркылы хакимиятне үз кулына эләктергәнлектән, армия кабат шундый бер путчка әзерләнә дигән шикне тудырды.

Бу документ “Тараф” газетасы аркылы халыкка да мәгълүм булгач ук, Генералштаб хәрби прокуратурасы бу мәсьәлә турында тикшерү башлады. 24 июндә бу документның оригинал булмавы һәм әзерләнү ысулу генералштабдагы башка документларга охшамавы сәбәпле, бу турыда тикшерүне дәвам итәргә кирәк тапмады дигән нәтиҗәгә килгән булувын матбугат органнарына белдерде.

Премьер-министр Рәҗәп Тайип Әрдоган Албаниягә китәр алдыннан журналистларга, мәсьәләне цивил хөкем органнары тикшерәчәк диюве, мәсьәләне хәрби прокуратура тикшерүе белән риза булмавын аңларга бирде. Ә оппоциядәге Җөмһүрият Халык Партиясе лидеры Дәниз Байкал исә, бу документ түгел, ә бер кәгазь генә, дип хәрби прокуратураның карарын хуплап, премьерне халыктан гафу үтенергә чакырды.

26 июньдә Генералштаб башлыгы Башбуг журналистларга төбәп: “Дөньяда экономик кризис, Төркиядә террор хәрәкәтләре, күршеләребез Иран, Гыйрак, Афганстан һәм Пакстанда җитди проблемалар һәм Кипр буенча сөйләшүләр дәвам иткәндә, без ике атна буена бер кәгазь кисәге тирәсендә бөтен энергиябезне исраф иттек”, диде.

“Кайбер оешмалар тарафыннан уйлап чыгарылган вакыйгалар Төрек Кораллы көчләрен какшату, аңа яла ягу кампанияләренә әверелде. Бу кәгазь кисәге берәүләр тарафыннан әзерләнде. Болар фетнә тарату, яла ягу хәрәкәтләре… Мәгълүмат чаралары аркылы асиметрик психологик хәрәкәт алып барыла. Төрек коралы көчләренең бөтенлеген саклау, илебезнең тормышта калу проблемасы булып тора. Халкыбыз путч һәм ултиматум сүзләреннән бизде”, дигән фикерләр әйтте ул.

Генералштаб башлыгы шуннан соң ярты сәгать дәвамында залдагы журналистларның сорауларына җавап бирде. Ул шушы сорауларга җавап биргәндә, Төрек кораллы көчләренә карата психологик хәрәкәт белән бәйле кайбер мисаллар да китерде.

“Документ 2009 елның апрель аенда әзерләнгән дип әйтелә. Ә докумнентта дата юк. 17 апрельдә Гендармерия командирлыгы криминал рапорт әзерләде. Кайбер өлешләре газетларда басылып чыкты. Боларны кем матбугатка биргән соң?

Димәк, мәгълүмат чаралары аркылы асиметрик психологик хәрәкәт алып барыла”, диде Башбуг.

Башбуг Төрек кораллы көчләренең демократиягә һәм хокукның өстенлегенә буйсынуына берничә мәртәбә басым ясап, армия эчендә дәлилсез гаеплене эзләмәячәкләрен дә әйтте.

Генералштаб башлыгы Илкәр Башбугның шушы матбугат очрашуында барлык сорауларга һәм шикләргә җавап бирде дип әйтеп булмый. Димәк, бу турыдагы дискуссияләр дәвам итәчәк. Мөһимрәк темалар арткы планда калачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG