Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО һәм Русия мөнәсәбәтләрен яңарта


Корфу – Шимбә көнне Грециянең Корфу утравында НАТО һәм Русиянең тышкы эшләр министрлары дәрәҗәсендә ике көнлек очрашуы башланды.

НАТО генераль секратаре Яап де Хооп Схеффер очрашу башланыр алдынндан “ике арадагы мөнәсәбәтләр кабат яңартылыр” дигән ышаныч белдерде.

Соңгы 10 айда бу альянс һәм Русиянең шундый югары дәрәҗәдә беренче очрашуы. Узган ел Русия-Грузия сугышы аркасында НАТО белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләр туңдырылган хәлдә иде.
XS
SM
MD
LG