Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:04

Ющенко тарафдарлары Тимошенконы урыныннан китәргә чакыра


Киев – Украина президенты Виктор Ющенко ул җитәкләгән “Безнең Украина” партиясе киләсе президент һәм парламент сайлауларында җиңү яулаячак, дигән ышаныч белдерде.

Элегрәк Ющенко 17 гыйнварда үтәчәк президент сайлауда икенче мөддәткә дәгъва итәчәген әйткән иде.

Шимбә көнне Киевта үткән корылтайда “Безнең Украина” партиясе премьер-министр Юлия Тимошенконы урыныннан китәргә яисә, президент урынына дәгъва итмәскә чакырды.

Ющенко тарафдарлары премьер-министрны кризис шартларында дөрес икътисади сәясәт алып бармауда гаепләде.

XS
SM
MD
LG