Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Евкуровка һөҗүм ясаучыларга “дөрес җавап” кайтарырга чакырды


Мәскәү – Русия президенты Дмитрий Медведев илнең куәт буыннарын Ингушетия президенты Юнысбәк Евкуровка һөҗүм ясаучыларга “дөрес җавап” кайтарырга чакырды.

Шимбә көнне Сочида үткән Иминлек шурасы киңәшмәсендә Медведев Төньяк Кавказдагы сугышчылар белән “вакланып тормыйча, аларга каршы әүзем чаралар күрергә” кушкан.

Әлеге мәсьәләне Медведев Чечня президенты Рамзан Кадыров белән тикшергән дип хәбәр ителә.

Юнысбәк Евкуров 22 июнь көнне ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә авыр җәрәхәтләр алды. Хәзер ул Мәскәү хастаханәсендә дәвалана. Табиплар аның хәле авыр, ләкин тотрыклы, дип хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG