Accessibility links

сишәмбе, 28 февраль 2017, Казан вакыты 04:09

Кыргызстанда 3 экстремист юк ителгән


Бишкәк – Кыргызстанның Үзгән төбәгендә Әл-Каидә белән бәйле дип саналган 3 экстремист юк ителгән. Җирле милиция белдерүенчә, алар өчесе дә Кош-корган авылында үтерелгән. Экстремистларга корал ташлап бирелергә тәкъдим ителгән, ләкин алар баш тарткан, диелә.

Бу өч кеше Әл-Каидә белән бәйләнештә булган Үзбәкстанның ислам хәрәкәте вәкилләре дип санала. Узган атна Җалалабад төбәгендә бу хәрәкәтнең 5 сугышчысы юк ителгән иде.

XS
SM
MD
LG