Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:16

Тәһранда Британ илчелегенең сигез хезмәткәре тоткарланган


Тәһран – Тәһраннан килгән хәбәрләргә караганда, анда каршылык чараларында катнашуда гаепләнгән Британ илчелегенең сигез хезмәткәре тоткарланган. «Фарс» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, чыгышы белән иранлы булган бу кешеләр соңгы урам җыеннарын оештыруда “әүзем роль” башкарган. Берүк вакытта агентлык бу мәгълүматның кемгә я нәрсәгә таянганын ачыкламый.

Күзәтүчеләр фикеренчә, Иран рәсмиләренең бу гамәле Тәһран белән Лондон арасындагы мөнәсәбәтләрнең тагы да бозылуына китерергә мөмкин. Күптән түгел бу илләр бер-берсенең дипломатларын куып чыгарган иде.

Иран Көнбатыш илләрен, бигрәк тә, Британия белән Кушма Штатларны, Иран халкын каршылык чараларына өндәүдә гаепли. Лондон да, Вашингтон да бу гаепләүләрне кире кага.

XS
SM
MD
LG