Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингуш прокуратурасы оппозицияне рөхсәтсез чарага бармаска чакыра


Назрань – Ингушетия прокуратурасы оппозиция җитәкчесе Магомед Хазбиевны рөхсәтсез чаралар үткәрүдән тотылып калырга чакырды.

Президент Евкуровка булган һөҗүмнән соң Хазбиев ингуш халкының корылтаен җыярга тырыша. Оппозиция фикеренчә, Евкуровның сафтан чыгуы сәбәпле, республикада “тышкы идарә” урнашырга мөмкин.

Күптән түгел Чечня президенты Рамзан Кадыров Ингушетиядәге сугышчыларга каршы көрәшне җитәкләргә әзерлек белдергән иде.
XS
SM
MD
LG