Accessibility links

Кайнар хәбәр

90-60-90 лы татар кызы


Зифа буйлы туташлар газет-журналларда, телевизор экраннарында еш балкый. Болар модель кызлар санала, ә нинди булырга тиеш икән соң алар?

Аны әңгәмәгә чакыру җиңел булды димәс идем. Беренчедән ул гел хәрәкәттә, Мәскәү белән Казан юлын таптый. Икенчедән, журналистлар белән сирәк очраша, тирә яндагылар белән татарча аралашмый диделәр. Ә чынлыкта исә, безнең әңгәмәдәшебез, модель
"Азатлык"ның Казан студиясендә
кыз – Диләрә Җиһаншина туган телендә аңлый һәм яхшы гына сөйләшә дә икән. Диләрә белән сүзебез тел турында түгел, ә модельләр тормышы хакында булды.

Рөстәм Исхакый. Диләрә, сиңа хәзер ничә яшь, кайда тудың, кайда укыйсың?

Диләрә Җиһаншина. Миңа 18 яшь. Әлмәт шәһәрендә туып үстем. Мәктәпне бетергәч, Казанга укырга килдем. Башкалада Казан химия һәм технология университетында укыйм.

Рөстәм Исхакый. Модель булырмын дип хыялланган идеңме?

Диләрә Җиһаншина. 7 сыйныфтан хыяллана башладым! :)

Рөстәм Исхакый. Һәм ничек кереп киттең бу өлкәгә…

Диләрә Җиһаншина. Туган шәһәремдә “Әлмәт Гүзәле” бәйгесе узды. Анда мине дустым чакырды. Ул конкурста 2 нче урын алдым.

Рөстәм Исхакый. Нишләргә кирәк иде анда?

Диләрә Җиһаншина. Күптөрле чыгышлар булды, сәхнәдә йөрүләр, иҗади чыгышлар, җыр-бию дисеңме.

Рөстәм Исхакый.
Син нишләдең?

Диләрә Җиһаншина. Биедем.

Рөстәм Исхакый. Нинди бию иде ул, шул чыгыш җиттеме?

Диләрә Җиһаншина. Заманча бию иде. Юк, моннан тыш әле мин паропланда очтым һәм шуны видеога төшереп конкурста күрсәттем. Бу да зур роль уйнады. Әлеге чарада катнашу миңа биеклектән курыкмаска өйрәтте дисәм дә ялгыш булмас.

Рөстәм Исхакый. Бу кайчан булды?

Диләрә Җиһаншина. 2007 елда.

Рөстәм Исхакый. Әлеге өлкәдә ныклап ничә ел шөгыльләнәсең, Казанга килгәч вакыйгалар ничек үзгәрде?


Диләрә Җиһаншина.
Җитди итеп 2 ел. “Әлмәт гүзәле”ндә катнашканнан соң, мине Казанда “Мисс Татарстан” модель агентлыгы эшкә чакырды. Хәзер дә мин анда эшлим, төрле бәйгеләрдә катнашам. Бик еш була торганнарыннан, “Идел гүзәле” (“Мисс Волга”), “Идел буе гүзәле” (“Мисс Поволжья”). Быел менә “Татарстан гүзәле” (“Мисс Татарстана”) бәйгесендә аерым номинациядә җиңү яуладым.

Рөстәм Исхакый. Сезгә эш-хәрәкәтләрегез өчен акча түлиләрме соң?

Диләрә Җиһаншина. Әйе, түлиләр, ләкин күпме икәнен рәсми килешү буенча әйтергә тиеш түгелмен. Безнең килешү 3 елга төзелгән.

Рөстәм Исхакый. Ә нинди сыйфатларга карап алалар соң бу эшкә, модель булырга нәрсә кирәк?

Диләрә Җиһаншина
. Әлбәттә буй-сын. Ул 90-60-90 үлчәмендә карала.

Рөстәм Исхакый. Буй озынлыгы күпмедән ким булмасын?

Диләрә Җиһаншина. 172 һәм 184 сантиметрдан артмаска тиеш.

Рөстәм Исхакый.
Үзеңнең буй-сының белән дә таныштырсаң…

Диләрә Җиһаншина. Буем 179 сантиметр, авырлык 54 килограмм :)

Рөстәм Исхакый. Яхшы кыяфәттә йөрер өчен махсус күнегүләр ясыйсыңмы?

Диләрә Җиһаншина. Әйе, атнага 3 тапкыр фитнес белән шөгыльләнәм.

Рөстәм Исхакый. Син бит әле модель булудан тыш, студент та, белемне читтән торып туплыйсыңмы. Ничәнче курста?

Диләрә Җиһаншина. Көндезге бүлектә укыйм. 2 нче курста.

Рөстәм Исхакый. Нинди һөнәр буенча, үзең теләп кердеңме, тәкъдим иттеләрме?

Диләрә Җиһаншина. Логист. Үзем теләп, чөнки бу һөнәргә Татарстанда бары тик Казан дәүләт химия технология университетында гына укыталар.

Рөстәм Исхакый. Кире эшең турындагы сөйләшүгә кайтсак, ялгышмасам әле син Мәскәүдә дә эшлисең түгелме?


Диләрә Җиһаншина. Әйе, нәкъ шулай! “Идел гүзәле” бәйгесендә Мәскәүнең “Президент” исемле модель агентлыгы вәкилләре мине күреп, эшкә чакырды. Хәзер мин анда эшлим, айга бер-ике тапкыр барып кайтам.

Рөстәм Исхакый. Анда нинди эшләр башкарасың?

Диләрә Җиһаншина. Яңа төр киемнәр күрсәтәм. Төрле газет-журналларга, рекламнарга төшәм.

Рөстәм Исхакый. Фотога төшергә сез үзегез барасызмы, агентлык җибәрәме?

Диләрә Җиһаншина. Эш урынына кеше килә дә, безнең фотоларны карый һәм ошаган кызларны сайлый.

Рөстәм Исхакый.
Әти-әниең бу эшкә нинди мөнәсәбәттә?

Диләрә Җиһаншина. Башта кабул итмәделәр, хәзер эшем әйбәт баргач сүз әйтмиләр.

Рөстәм Исхакый. Әле “йолдызлык” чире белән авырмыйсыңмы соң?

Диләрә Җиһаншина. Юк. :) Миндә булмады ул, яки үтте инде. Бергә эшләүче күп кызларда бар андый “авыру” :).

Рөстәм Исхакый. Аңлашылды. :) Сәхнәдә булганда гел елмаерга дигән таләп бармы?

Диләрә Җиһаншина. Төрлечә, киемнәр күрсәткәндә бер дизайнер елмаерга кушса, икенчесе җитди булуыбызны тели. Һәр киемнең үз образы бар. Мәсәлән фешн-ТВ ларда модель егет-кызлар елмаймыйлар диярлек. Ә инде конкурсларда, зур тантаналарда без әлбәттә, елмаеп кешеләрнең кәефләрен күтәрергә тырышабыз.

Рөстәм Исхакый. Нинди дәрәҗәле кешеләр белән очрашырга туры килде?

Диләрә Җиһаншина. О-о-о, күп инде алар... Милли киемнәрдә, чәк-чәк тотып кунаклар каршы алганда республика президенты, Казан мэры белән һава аланында еш очрашабыз. Илсур Метшин: “Кызлар сез килдегезме, салкын түгелме?”, дип хәлләребезне дә сорый.
Миңтимер Шәймиев белән зур тантаналарда бүләкләр тапшырганда бергә туры киләбез. Шулай ук, Мәскәүдәге билгеле дизайнерлар, модельләр, телевидения “йолдыз”лары белән танышырга өлгердем. Алар әле гүзәллек бәйгеләрендә дә еш булла. Әйтик, соңгы “Идел гүзәле” бәйгесендә dj Smash алып баручы булган иде.

Рөстәм Исхакый. Киләчәк планнарың нинди, эшмәкәр туташ буласың килмиме?

Диләрә Җиһаншина. Килә :) Укып бетергәч үз эшемне башларга исәп.

Рөстәм Исхакый. Тормыш девизың?

Диләрә Җиһаншина. Тырыш булырга, горур басып алга барырга!
XS
SM
MD
LG