Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:55

Иранда тавышларны өлешчә яңадан санау башланды


Бүген Ирандагы Инкыйлаб сакчылары шурасы, президент сайлауларында бирелгән тавышларны өлешчә яңадан санау башлануы турында белдерде.

Шура, тавышларның 10% яңадан карап чыгарга тәкъдим итте.

Оппозиция вәкилләре моның белән килешми, алар сайлауларны яңадан үткәрергә таләп итә. Оппозиция анда канун бозу, хәрәмләшүләр булды, дип белдерә.

Тавышларны яңадан сайлау бүген тәмамланырга тиеш һәм аның нәтиҗәләре бер тәүлек эчендә игълан ителер дип көтелә.

Элегрәк Шура 12 июньдә булган сайлауларны 1979 елдан соң үткәрелгән иң гадел тавыш бирү булды, дип әйткән иде.

XS
SM
MD
LG