Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык төбәк башлыкларын турыдан-туры сайлау яклы


Халыкның күпчелеге төбәк җитәкчеләрен турыдан-туры сайлау яклы. “Бердәм Русия” фиркасе губернаторларны тәкъдим итәргә әзерләнә.

1 июльдән яңа федераль канун нигезендә, президент һәм губернаторларны парламентта күпчелекне тәшкил иткән партия тәкъдим итәчәк.

“Бердәм Русия” фиркасенең югары шурасы рәисе Борис Грызлов сүзләренчә, алар вәкаләте чыккан кайбер төбәк башлыкларын алмаштыру тәкъдиме белән чыгачак.

Русиядә быел – 3, ә киләсе елны - 29 төбәк башлыгының вәкаләтләре чыга. Шул исәптән Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнеке дә.

Республика башлыгы үзе моннан бер ел элек чамасы Казан Кирмәнендә X бөтендөнья рус матбугаты корылтаенда катнашучылар белән очрашуда: “Татарстан президенты, төбәк җитәкчеләре Мәскәү тарафыннан билгеләнергә түгел, ә сайланырга тиеш”, дигән иде.

Башкорстан президенты Мортаза Рәхимов та Шәймиевнең төбәк башлыклары сайлавын кире кайтару тәкъдимен хуплады.

“Президент вазыйфасын бетерү яки бетермәү турында төбәкләр үзләре карар итәргә тиеш дип исәплим”, дигән иде ул.

Русия халкының да күпчелеге төбәк башлыгын турыдан-туры сайлау яклы. Бу көннәрдә “Левада” үзәге уздырган сораштыру күрсәткәнчә, алар Кремль куйган җитәкченең идәрә итүе өнәп бетерми.

Билгеле булганча, президент һәм губернаторларның халык тарафыннан сайлануы моннан 5 ел элек - Бесландагы вакыйгалардан соң гамәлдән чыгарылды. Ул чактагы Русия президенты булган Владимир Путин мондый тәкъдим белән киңәйтелгән хөкүмәт утырышында чыкты. Анда шулай ук губернаторлар үзләре дә катнашкан иде.

“Левада” үзәге уздырган сораштыруда, халыкның 57% төбәк башлыкларын сайлауны кире кайтарырыга кирәк дип әйткән. Бары тик 20% моңа каршы икән.

Элек намзәтләрнең халык алдында чыгыш ясаулары, төрле белдерүләр белән чыгуларын күзәтергә мөмкин иде. Хәзер исә халык белән губернаторлар арасында “элемтә” югалды.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Тәлгать Барыев әйтүенчә, вертикаль шартларында халыкның хакимияткә тәэсир итү мөмкинлеге бөтенләй калмады.

“Элек җитәкчеләр сайланып куйганда, җирле хакимият вәкилләреннән нәрсәдер таләп итәргә мөмкинлек бар иде. Хәзер бернинди җаваплылык калмады. Чынлыкта халыкның 57% гына түгел, ә күбрәге турыдан-туры сайлау яклы дип уйлыйм”, диде Барыев.

Сәяси мәгълүмат үсеше фонды төбәк программалы җитәкчесе Александр Кынев сүзләренчә, иртәме-соңмы сайлау системасына үзгәрешләр керергә тиеш. Чөнки ул отышлы түгел.

Әмма Барыев моңа шикләнеп карый. Чөнки хәзерге хакимият өчен бу уңайлы.

“Полиция дәүләтендә яшибез. Андый эштә эшләгән кешеләр бар нәрсәне көч белән хәл итә. Бу турыдан-тур көч куллану дигән сүз түгел, ә мәхкәмә, прокуратура һәм башка даирәләрне күсәк урынына файдалану”, ди Барыев.
XS
SM
MD
LG