Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ямән һава юллары очкычы казага очрады


Сишәмбе иртәсендә Ямән һава юллары очкычы Һинд океанда, Комор утраулары янында казага очрады. Рәсми хәбәрләргә караганда бер кеше исән калган, берничә кешенең гәүдәсе табылган. Барлыгы очкычта 153 кеше булган.

Аэробус 310 Ямәннән Комор утрауларына бара торган булган.

Очкычкта күбесенчә Франция һәм Комор утраулары ватандашлары булган. Франция очкычлары һәм корабы Һинд океанда коткару-эзләү чарасына чыкты.

Франция транспорт министры Доминик Бусеро, каза начар һава торышы аркасында килеп чыккан булырга мөмкин, дип белдерде.

1нче июньдә, Франция һава юлларының Аэробус 330 очкычы Атлантик океан өстендә казага очраган иде. Очкычта булган 228 кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG